16+

Тинчурин театры “Беренче мәхәббәт” комедиясе премьерасына чакыра

24, 31 май көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган "Беренче мәхәббәт" комедиясенең премьерасы тәкъдим ителә.

Беренче мәхәббәт − ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна. Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятли. Шул уңайдан әти-әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икәне ачыклана. Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат − мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә.

Спектакльне театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading