16+

ТНВ кая югалды?

Казанның Фатих Әмирхан урамында яшәүче укучыбыз Әлфия Гарифуллина "Шәһри Казан"ның "кайнар элемтә"сенә "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының телевизордан юкка чыгуына борчылып шалтыратты.

Казанның Фатих Әмирхан урамында яшәүче укучыбыз Әлфия Гарифуллина "Шәһри Казан"ның "кайнар элемтә"сенә "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының телевизордан юкка чыгуына борчылып шалтыратты.

Әлфия ханым хәзер спорт каналын карарга мәҗбүр. "Телевизорымда бердәнбер татар каналы бар иде, инде аңардан да мәхрүм иттеләр", - дип зарланды укучыбыз.

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында әйтүләренчә, соңгы арада гомуми антеннадан милли каналның югалуы турында хәбәр итүчеләр күп. Баксаң, Казан халкы гомуми антеннадан түгел, МТС кабель челтәреннән файдалана икән. Апрель аенда Россия Президентының 20 федераль канал бушлай күрсәтелергә тиеш, дигән фәрманы үз көченә керде. Федераль оешма булганлыктан, МТС әлеге боерыкны үтәргә мәҗбүр. Әмма, "Татарстан - Яңа гасыр"да әйтүләренчә, МТСның Казандагы филиал җитәкчелеге бер-ике атна эчендә ТНВны һәм җирле эфир каналларын кире кайтарырга вәгъдә иткән.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading