16+

“Три орешки для Золушки” фильмында баш рольне уйнаган актриса вафат

Соңгы вакытта актриса яман шеш белән көрәшкән.

Соңгы вакытта актриса яман шеш белән көрәшкән.

“Три орешки для Золушки” фильмында баш рольне уйнаган чех актрисасы Либуше Шафранкова вафат булган дип хәбәр итә “CNN Prima News” телеканалы.

Әлеге мәгълүматны актрисаның улы Йозеф Абрам та раслаган. Либуше Шафранкованың үлем сәбәбе үпкә рагы булуы ихтимал дип фаразлана. Актриса соңгы елларда шул авыру белән көрәшкән.

Либуше Шафранкова 17 яшендә кинода төшә башлый. 1973 елда экранга чыккан “Три орешки для Золушки” аны дөньяга таныта. Ә әлеге актриса катнашындагы “Коля” фильмы 1966 елда “Оскар” премиясенә лаек була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading