16+

Укытучылар армиягә бармаячак

Педагог ир-атларны хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп торырга киңәш итәләр. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый инициатива белән чыккан. 

Педагог ир-атларны хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп торырга киңәш итәләр. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый инициатива белән чыккан. 

Хезмәткә бармас өчен бердәнбер шарт – уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәпкә эшкә урнашу. Шулай ук Волынец икенче вариант та тәкъдим итә: мәктәптәге эшне альтернатив хезмәткә тиңләргә. RT язганча, әлеге мөрәҗәгать Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казаковага җибәрелгән инде.

Волынецның үз дәлилләре дә бар: бары тик ир-ат укытучылар гына барлык үсмерләр, бигрәк тә малайлар мохтаҗ булган ир-ат тотышы моделен күрсәтә ала. Нәкъ менә шуңа күрә мәктәптә мондый хезмәт кадрлары бик кирәк. Ир-ат укытучыларны мәгариф учреждениеләренә җәлеп итү өчен, ул чаралар комплексын кертергә тәкъдим итә, шуларның берсе – хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору. Әгәр инициативаны хупласалар, бу төзәтмәләрне "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль законга кертәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading