16+

Университет клиникасы АКШ белән хезмәттәшлек итәчәк

Бүген КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында халыкара фәнни конференция башланды.

Бүген КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында халыкара фәнни конференция башланды.

"Трансляцион медицинаның бүгенгесе һәм киләчәге" темасына багышланган чараның ачылу тантанасында КФУның ректоры Илшат Гафуров белән RASA-USA Америкадагы рус телле галимнәрнең халыкара берләшмәсе президенты Николай Васильев ике уку йорты арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады.

Казан университетында медицина белеме тарихы борынгы гасырларга ук барып тоташа. 1814 елда Казан император университетында медицина факультетына нигез салына. Казан медицина фәненең "алтын чоры" XIX гасырның II яртысы - XX гасыр башына туры килә. Узган гасырның 30нчы елларында совет хакимияте тарафыннан күп кенә профильле факультетлар классик университетлар составыннан чыгарыла, нәтиҗәдә, Казан дәүләт медицина университеты барлыкка килә. Казан федераль университетында медицина белеме бирүне, озак еллардан соң, кабат торгызу бик мөһим. Уку йортында трансляцион медицина өлкәсендәге тикшеренүләргә аерым игътибар бирелә, моның өчен кирәкле инфраструктура булдырыла.Институтның тарихы белән таныштырганда Илшат Гафуров кайбер истәлекләр белән дә уртаклашты. Аның әйтүенчә, студентларга белемнәрен гамәлдә куллану, камилләшү өчен хастаханә табу авырлык тудыра торган булган.

Кайбер табиблар идәнне пычраткан өчен студентларыгыз өчен түлисезме, дип шарт та куя торган булганнар. Шөкер, хәзер барысы да артта калды. 1 гыйнвардан Казанның Чехов урамында урнашкан Республика клиник хастаханәсе-2, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе-2 һәм 2 нче шәһәр сырхауханәсе КФУ объектлары булып исәпләнә башлады. Шул рәвешле, Фундаменталь медицина һәм биология институты каршындагы университет клиникасы барлыкка килде.

- Әлеге медицина оешмалары мәдәни мирас объектлары булып санала. Шуңа да икеләтә җаваплылык тоеп эшләргә туры килә.Университет клиникасы дәвалану-профилактика юнәлешен саклап эш итә. Сәламәтлек саклау системасында яңа проектларны гамәлгә ашыра. Кеше хастаханәдә туа, үлемен дә еш кына хастаханәдә каршылый. Шуңа да дөньякүләм куәтле медицина үзәге булдыру бурычыннан тыш, халыкка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтүне төп бурычыбыз итеп куябыз, ди ректор.

Фундаменталь медицина һәм биология институты чит илдәге фәнни тикшеренү үзәкләре белән дә тыгыз элемтәдә. Трансляцион медицинаны үстерүдә әлеге хезмәттәшлекләр уңай нәтиҗә бирә. Киләчәктә АКШтагы RASA-USA белән элемтәләр дә камилләшергә, фәнни ачышлар ясарга ярдәм итәр дигән ышаныч бар. RASA-USA президенты Николай Васильевның Казанга инде 17 ел килгәне булмаган. Башкаланың матурланганын күреп сөенгән ул. Уртак хезмәттәшлек турындагы килешү имзалангач, шәһәргә ешрак килә башларга туры килер, ди үзе.
- Йөрәк һәм кан тамырлары хирургиясе, кардиология буенча яңа җайланмалар булдыруда проектлар тәкъдим итәргә җыенабыз, дип киләчәккә планнары белән дә уртаклашты Николай Васильев. Конференция кысаларында рус телле галимнәр кардиология өлкәсендә биоэлектроника киләчәге, күчмә электрон җайланмалар турында сөйләштеләр. Иртәгә исә дарулар җитештерү системасында полимер наногельләрнең кулланылышы, яман шеш авыруларын кисәтү һәм башка заманча медицинага кагылышлы яңалыклар турында фикер алышачаклар. Чара кысаларында пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр бара, катнашучылар бүген Казан Федераль университетының музейларын, лабораторияләрен дә караячак.

- Теләсә кайсы заманча клиника өч китта тора: пациент мәнфәгате, белемне камилләштерү һәм тикшеренү эшләре алып бару. Медицина зур тизлек белән үсеш ала. Дөнья яңа ачышлар алдында. Килчәктә бер тамчы кан аша кешенең сәламәтлеге турында мәгълүмат алып, аны төрле авырулардан кисәтергә мөмкин булачак. Фундаменталь медицина һәм биология институтының перспективалары зур. Аларның Европа, АКШ дәрәҗәсендәге базасы бар, конференциядә читтән килгән рус телле галимнәр безне иң яңа технологияләр буенча эшләргә өйрәтә, тәҗрибә уртаклаша. Фәнни ачышларны ник әле без читтән зур акчаларга сатып алырга тиеш? Үзебездә булсын алар. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, ләбаса. Онкология, йөрәк кан тамырлары авыруларын җиңәргә кирәк. Акыллы кеше дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Ул авыруны соңгы чиккә җиткерми, диде Татарстанның сәламтлек саклау министры Адел Вафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading