16+

Волонтерлар транспортта бушка йөриячәк

Казанда 24 нче июльдән 16 нчы августка кадәр барачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында волонтерлар җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк. 2013 нче елгы Универсиада вакытында да мондый чара гамәлгә кертелгән иде. Ул чакта иртәнге 4 тән алып, төнге 12гә кадәр автобус һәм трамвайда шәһәрнең теләсә кайсы районына барырга мөмкинлек...

Казанда 24 нче июльдән 16 нчы августка кадәр барачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында волонтерлар җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк. 2013 нче елгы Универсиада вакытында да мондый чара гамәлгә кертелгән иде. Ул чакта иртәнге 4 тән алып, төнге 12гә кадәр автобус һәм трамвайда шәһәрнең теләсә кайсы районына барырга мөмкинлек тудырылды. Бу чара шәһәр кунакларының һәм җирле халыкның да күңеленә хуш килде. Тик бу юлы барысын да башкача эшләргә уйлыйлар. Кичке яктагы өстәмә рейслар бары тик узачак ярышларга гына бәйле була. Әгәр ярышлар кичке 10 да тәмамлана икән, тамашачыларны төнге берләргә кадәр өйләренә таратачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading