16+

Вячеслав Володин: “Депутатларның бернинди броне дә юк”

Президент Владимир Путинның махсус хәрби операция бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәк өлешчә мобилизация турындагы Указыннан соң бер тәүлек үтте. Безнең гражданнарны борчыган мәсьәләләр яңгырый башлады, дип язган ТГ-каналда Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин язган.

Президент Владимир Путинның махсус хәрби операция бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәк өлешчә мобилизация турындагы Указыннан соң бер тәүлек үтте. Безнең гражданнарны борчыган мәсьәләләр яңгырый башлады, дип язган ТГ-каналда Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин язган.

Сәбәпләре турында 
Бүген безнең солдатларга һәм офицерларга каршы кораллы нацист формированиеләре генә түгел, НАТО көчләре дә сугыша: Украинада НАТО инструкторлары, наёмниклары, техникасы, корал һәм сугыш кирәк-яраклары. Хәрби бәйләнеш линиясе 1000 километрдан артык. Аңлау өчен: Бөек Ватан сугышы вакытында Украина территорияләрен фашистлардан азат итү өчен 4 фронт эшләгән. Мөгаен, безнең Кораллы Көчләр санын арттырырга кирәктер.

Өлешчә мобилизация кемгә кагыла? 
Өлешчә мобилизация хезмәт итүчеләргә, кирәкле хәрби-исәпкә алу белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булганнарга кагылачак. 300 мең запас хәрби хезмәткәр чакырылачак. Ул мобилизация ресурсының 99 процентына кагылмый: хезмәт итмәгәннәргә, хәрби тәҗрибәсе булмаганнарга, югары уку йортларында укучыларга һәм башкаларга.

Гарантияләр турында
ЛНР һәм Донецк халык республикасы сугышчыларының хокукый статусы Россия хәрби хезмәткәрләре кебек булачак. Шулай ук кредит каникуллары һәм мобилизацияләнгән гражданнар өчен хезмәт гарантияләрен саклау турында өстенлекле тәртиптә карар кабул итәрбез. Бу сораулар контрольдә. Беркем беркемне дә ташламас.

Депутатлар турында
Өлешчә мобилизация таләпләренә кем туры килә, алар махсус хәрби операциядә катнашырга ярдәм итәргә тиеш. 

Депутатларның бернинди броне дә юк
Донбасста хәрби операция башланганнан бирле Чечен Республикасы иреклеләрен җитәкләгән Адам Делимханов, Дмитрий Саблин, Виктор Водолацкий, Әхмәт Догаев һәм башкалар бар. 
Хәзер чакыру вакыты. Әмма без аларны бергә һичшиксез җиңәчәкбез. Безнең гражданнарның иминлеге һәм илнең суверенитеты тәэмин ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading