16+

Хастаханәгә эләгәсең килмәсә, күгәрчен ашатма

Сеченов университеты доценты, пульмонолог Владимир Бекетов “Комсомольская правда”га ни өчен күгәрченнәрне ашатырга ярамавын сөйләгән.

Сеченов университеты доценты, пульмонолог Владимир Бекетов “Комсомольская правда”га ни өчен күгәрченнәрне ашатырга ярамавын сөйләгән.

Хикмәт шунда, шәһәр күгәрченнәре еш кына урамга чыгарып ташланган азык-төлекне чукыштыргалыйлар. Моннан тыш агып төшүче суларны эчәләр, чүп-чарда казыналар. 

Күгәрченнәр йөз төрле авыру, шул исәптән кешеләр өчен куркыныч булган үпкә ялкынсынуы барлыкка китерә яки нерв системасын җимерә торган чирләрне кичерергә мөмкиннә. Өстәвенә, күгәрченнәр – паразитларны йоктыручы кошлар да.

Шуңа да кошларны кулдан ашатырга ярамый, машинадагы тизәкләрен алып ыргытканнан соң да кулыгызны яхшылап юыгыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading