16+

Янгын булган Мамадыш районы Ямаш авылында яңа мәчет төзеләчәк

Кичә Мамадыш районының Ямаш авылында мәчет янды.

Кичә Мамадыш районының Ямаш авылында мәчет янды.

Мәчет бүрәнәдән салынган булган, аның мәйданы 70 квадрат метрны тәшкил итә. Янгынны бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк. 

Мәчет имамы Газинур Хаҗиев Гает алдыннан мәчетне җылыту максаты белән электр җылыткычын кабызган булган. Янгын әнә шуннан килеп чыккан. 

“Гает бәйрәме авыл клубында узачак. Тиздән Ямаш авылында яңа мәчет салу эшләре башланачак”, - диде кичә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading