16+

Ярминкә өстенә ярминкә

10 октябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында белем бирү оешмаларының ел саен уздырыла торган традицион ярминкәсе үтәчәк.

10 октябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында белем бирү оешмаларының ел саен уздырыла торган традицион ярминкәсе үтәчәк.

Казанлыларга биредә авыл-хуҗалыгы продукциясе, бакча участогы өчен күптөрле товарлар, тегелгән, текстиль, кулинар эшләнмәләре, мебель, мәктәп укучылары һәм студентлар тарафыннан эшләнгән көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим ителә. Моннан кала, укучылар концерт та куячак.

Мәктәп, көллият һәм техникум укучыларының республикакүләм көзге ярминкәсе Татарстанда 2008 елдан бирле үткәрелеп килә һәм халык арасында зур популярлык белән уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading