16+

Яшьләр тотынса – булачак

Татарстанда сайлау алды кампаниясе гөрләп бара. "Бердәм Россия" партиясенә депутатлыкка кандидатлар республика халкы белән очрашулар оештыруын дәвам итә.

Яшьләр тотынса – булачак

Татарстанда сайлау алды кампаниясе гөрләп бара. "Бердәм Россия" партиясенә депутатлыкка кандидатлар республика халкы белән очрашулар оештыруын дәвам итә.

Сайлау алды кампаниясе кысаларында халык белән аралашу өчен меңнән артык очрашу планлаштырылган. Һәрбер кандидатның көндәлек графигында берничә очрашу каралган. Халык белән күзгә-күз очрашу хезмәт коллективларында, оешмаларда, хәтта ишегалларында да уздырыла. Партиядән кандидатлар, сайлауга нинди мәсьәләләрне чишү өчен барулары, Дәүләт Думасында нинди проблемаларны хәл итәргә җыенулары турында сөйлиләр, татарстанлылырның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлыйлар.

Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат, Россиянең финанс министры урынбасары Айрат Фаррахов җәйге сәламәтләндерү лагеренда эшләүче яшь педагоглар белән очрашты.
Әңгәмә "Очкын" лагеры биләмәсендә барды. Кунакка Президент программсы ярдәмендә тормышка ашырылган футбол мәйданчыгын, яңа медпунктны күрсәттеләр. Әлеге программа нигезендә балаларны сәламәтләндерү лагерьларына ел саен 100 млн сум акча бүлеп бирелә.

"Безнең республикада 74 дәүләт лагере бар, ә, мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә берәү дә юк", - диде "Лето" дәүләт бюджет оешмасы үзәге директоры Раил Муратшин. Айрат Фаррахов, аның сүзен куәтләп, Татарстан күп кенә сфера буенча Россиянең башка регионнары арасында алдынгылардан булуын әйтте. "Мин аерманы федераль дәрәҗәдә эшләгәндә сиздем. Миңа Россия буенча күп сәяхәт кыларга туры килде - аерма бик зур. Без һәрчак алда барабыз", - дип билгеләп үтте Айрат Фаррахов.


Очрашуда яшь педагогларның сораулары һәм тәкъдимнәре яшьләр потенциалын тормышка ашыруга бәйле иде. Катнашучылар республикада бөтенроссия эшче яшьләр форумы уздыру тәкъдиме белән дә чыкты.
Айрат Фаррахов әлеге тәкъдимне куәтләп: "Татарстанның базасы, мөмкинлеге һәм уникаль тәҗрибәсе бар. Әгәр сез әлеге идеяне алга сөрергә һәм башкарып чыгарга әзер булсагыз, булмастай эш юк", - диде.

Яшьләр кандидатка "Икар" IT-лагерен өстәмә финанслау мәсьәләсе буенча да фикерләрен белдерде. "IT өлкә - иң перспектив һәм динамик рәвештә үсүче өлкәләрнең берсе. IT белгечләрдән башка бизнес белән уңышлы шөгыльләнеп булмый. Шуңа күрә, дөрес күзаллап коммерсантларны инвестицияләр белән җәлеп итү, минемчә, дөрес булыр", - диде Айрат Фаррахов.

Аннан үзен Дәүләт Думасында депутат буларак кайсы өлкәдә сынап карарга теләве турында да сорадылар. "Минем сәламәтлек саклау, кеше капиталы, һәм финанс өлкәсендә тәҗрибәм бар. Бюджет һәм салым, бәлки сәламәтлек саклау комитетында файдалы була алырмын дип уйлыйм", - диде ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading