16+

Яшүсмерләр бер-берсенә атып "уйнаган": хәзер икесе дә хастаханәдә

Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәре уку йорты янында атыш булган, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иткән төбәкнең сәламәтлек саклау комитеты РИА Новости басмасына.

Гадәттән тыш хәл турында Краснооктябрьск поселогының 15 нче номерлы мәктәп завучы хәбәр иткән. "2006, 2005 елгы ике малай ату коралыннан алынган яралар белән якындагы мәктәпкә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән", - дип ачыклык керткән агентлык әңгәмәдәше.

Ике бала да хастаханәгә озатылган. Берсенең аягы, икенчесенең иңбашы яраланган. Беренчел фаразлар буенча, аларга пневматик коралдан атканнар. Балаларның хәле куркыныч тудырмый, дип бәяләгән табиблар. Полиция һөҗүм итүчене эзли башлаган. Прокуратура тикшерү үткәргән.

Соңрак ачыкланганча, балаларга берәү дә һөҗүм итмәгән, алар кызык өчен бер-берсенә атып уйнаганнар һәм моны телефоннарына төшергәннәр, ә чит кеше атуы турындагы версияне уйлап чыгарганнар, дип яза РИА Новости.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading