16+

Җәйге вакытка күчеп яшәрбезме?

РФ Дәүләт Думасына җәйге вакытка күчү турында канун проекты кертеләчәк.

РФ Дәүләт Думасына җәйге вакытка күчү турында канун проекты кертеләчәк.

Җәйге вакытка күчүне кире кайтару турында канун проектын 21 июньдә РФ Дәүләт Думасына карауга кертәчәкләр. Бу хакта үзенең Tелеграмм каналында КПРФ депутаты Михаил Матвеев игълан итте. Фракция "җәйге вакыт" кертүне карарга, ягъни сәгать укларын март ахырыннан октябрьгә кадәр бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 12 ел элек элекке президент Дмитрий Медведев инициативасы белән Россиядә кышкы һәм җәйге вакытка күчү тәҗрибәсен гамәлдән чыгардылар. Шулай итеп, Россия халкы хәзер астрономик вакыты 2 сәгатькә алда булган җәйге вакыт белән яши.

Табиблар искәртүенчә, вакыт белән "шаяру" кеше сәламәтлегенә начар тәэсир ясый. Яңа вакытка ияләнү җиңел түгел, чөнки организмның биоритмнары бозыла, йокларга яту вакыты үзгәргәнлектән, кеше йоклап китә алмый интегә. Йокысы туймаган кеше эшен дә тиешле итеп башкара алмый, игътибарсызлык барлыкка килә, ул тиз арый, кызып китүчәнгә әйләнә. Кечкенә балалар, өлкән кешеләр моны аеруча авыр кичерә.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading