16+

Җырчы Рената Тейның иренең хәле авыр дип бәяләнә

Җырчы Рената Тейның тормыш иптәшенең хәле авырайган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итә.

Җырчы Рената Тейның тормыш иптәшенең хәле авырайган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итә.

“Хәзергә иремнең хәле авыр дип бәяләнә. Без тернәкләнү курслары узабыз, яхшыга өметләнәбез”, - ди җырчы. Моңа кадәр әле ул тормыш иптәшенең савыгуы, алга китеш булуы хакында язган иде. 

Билгеле булганча, Рената Тейның ире Сәгыйрь узган ел автомобиль һәлакәтенә очраган иде. Җырчы бу хакта улына хәбәр иткән, әмма әтисенең кулы һәм аягы гына сынган дип әйтергә мәҗбүр булган. Хәзер исә уллары да мәсьәләнең нинди катлаулы икәненә төшенде инде, ди җырчы. 

Ренатаның тормыш иптәше тизрәк савыгуын теләп калабыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading