Танылган композитор һәм җырчы, Татарстанның халык артисты һәм Чаллы шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов гаиләсенең артуы турында хәбәр итте. Ул икенче оныгын көтә.
"Улым Виктор һәм киленем Нәргизә кем туачагын беләләр, ә безгә сер итеп тоталар, әйтмиләр", - ди Виталий Васильевич. - Май аенда аларны котларбыз, боерса. Минем өчен иң мөһиме-баланың сәламәт булуы".
Җырчының бер оныгы бар инде. Кече улы Владислав хатыны Регина белән аңа Афина исемле онык бүләк иткәннәр. Кызчыкка инде яшь ярым, ул музыка ярата, шаян җырларга бии.
Комментарийлар