Казанның Юдино бистәсендәге балалар дәваханәсенең яңа бинасы төзелде. Әлеге медицина учреждениесында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Моңа кадәр балалар 220 кв. м мәйданны биләгән иске бинада дәваланалар иде. Быел җәй әлеге медицина учреждениесы мәйданнарын 982 кв. м га кадәр арттырып, яңасына - Колымская урамы 15 нче йорт адресы буенча урнашкан торак бинаның беренче катына күченгән. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин китергән мәгълүматларга караганда, әлеге учреждениегә Юдино һәм аның янында урнашкан бистәләрдән 7723 бала теркәлгән.
Яңа төзелгән дүртенче санлы балалар дәваханәсенең алты педиатрия участогында табиб-педиатрлар эшли, отоларинголог, невропатолог, логопед, офталмолог кебек тар белгечлек табибларына язылу мөмкинлеге каралган. Моннан тыш, прививка ясый торган һәм процедуралар кабинетлары, лаборатор анализлар алу һәм УЗИ, ЭКГ кебек диагностика кабинетлары да бар. Биредә үк "Бәләкәч" программасы буенча балалар өчен әзер сөт ризыклары бирү пункты да эшли.
Рөстәм Миңнеханов дәваханәдә эшләүчеләр белән дә аралашты. Медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча гранттан файдаланып, Казанга Саранскидан күченеп килгән табиб Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар