16+

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Бер көн дә күңелдән чыкканы юк. Бик сагынам..."

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова әнисен сагынуы турында язган.

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Бер көн дә күңелдән чыкканы юк. Бик сагынам..."

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова әнисен сагынуы турында язган.

"Сагынам, Әнине бик сагынам. Улларым зур. Күптән үзем әни. Барыбер бүген дә әни җитми күңелгә. Киңәшләшәсе килә. Бер җылы сүзен, нинди дә булса сүзен. Мактау булмасын, хурласын, я булмаса сүксен. Барыбер сүзен ишетәсе килә. Җылы кулларыннан тотасы һәм бер карашын күрәсе килә. Әлбәттә инде, барыбер дә шунысы куанычлы, әле ярый үземнең туган илемдә яшим. Сагынган, моңсуланган вакытларымда авылыма кайтып каберендә була алам, нигезне күрә алам, аның туган авылына барып киләм. Менә шулай гына булса да исәнләшеп күңелләрем тынычланып куя. Әниемнең бу тормышта көчле дә, изге күңелле кеше булып яшәгәне үземдә кабат тормышка өмет-ышаныч табарга, яшәргә дәрт уята. Әнинең бер көн дә күңелдән чыкканы юк. Бик сагынам..." - ди Зәйнәб ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading