16+

19 яшьлек кызның 600 мең сум акчасын урлаганнар

Намуссыз кешеләргә яшьләрне алдау да берни тормый.

Намуссыз кешеләргә яшьләрне алдау да берни тормый.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә мошенниклык турында гариза белән 19 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче сөйләгәнчә, аңа билгесез номердан үзен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган ир кеше шалтыраткан. Ул аңа: "Сез террорчыларга булышлыкта шикләнеләсез", дип хәбәр иткән. Шулай ук ул банк операцияләренең ялганлап ясалган скриншотын күрсәткән. Ышандырырлык булсын өчен, мошенник җинаять эше кузгату, банк карталарын блоклау һәм тентү турында белдергән. 
Эзәрлекләүдән качу өчен, кызга күрсәтелгән счетка зур суммада акча күчерергә тәкъдим иткәннәр, янәсе алдагы түләүләрне блоклау өчен эшләргә кирәк булачак моны. Мошенниклар аңа хәтта Түбән Камадан Чистайга такси өчен дә түләгәннәр.
Өенә кайтып җиткәч, кыз әнисе счетыннан акча күчерергә берничә тапкыр тырышып караганнан соң, әтисенең счетыннан акча ала һәм 600 000 сумны мошенниклар счетына күчерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан «Мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading