16+

24 миллионнан артык россияле кредитларга үз-үзен тыю билгеләгән

Россиядә 24 миллионнан артык кеше мошенниклардан саклану һәм артык бурычка кермәү өчен кредитлар һәм займнар алуга үз-үзен тыю (самозапрет) куйган.

Россиядә 24 миллионнан артык кеше мошенниклардан саклану һәм артык бурычка кермәү өчен кредитлар һәм займнар алуга үз-үзен тыю (самозапрет) куйган.

Бу хакта РФ Үзәк банкы вәкиле Илья Кочетков микрофинанслау буенча XXV илкүләм конференциядә хәбәр итте. Сервис эшли башлаганнан бирле гражданнар барлыгы 28 миллион гариза биргән, аларның бер өлеше соңыннан чикләүне гамәлдән чыгарган.

Шул ук вакытта Россия Банкы микрофинанс оешмалары ягыннан зур хокук бозулар ачыклаган: миллионга якын очракта килешү төзер алдыннан үз-үзен тыю булу-булмавы тикшерелмәгән, ә 2,8 мең шартнамә гамәлдәге чикләүгә карамастан рәсмиләштерелгән. Үзәк банк тәртип бозучыларга карата катгый чаралар күрергә ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading