Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге табиблары сирәк һәм бик куркыныч катлаулану кичергән йөкле хатынның һәм аның яңа туган сабыеның гомерен саклап калган.
Чаллыда яшәүче 40 яшьлек Мариянең йөрәге ике тапкыр туктаган, ә баланың йөрәге әнисенеке артыннан ук тибүдән туктаган.
Бала тудыру вакытында хәл кинәт катлауланган Мария перинаталь үзәккә вакытыннан алда бала табу куркынычы һәм аналык муены кыскару сәбәпле килгән. Табиблар аның хәлен тотрыклыландыруга ирешкән һәм хатын-кыз бер атна дәвамында йөклелек патологиясе бүлегендә белгечләр күзәтүендә булган. Бала табу вакыты җиткәч, Марияне бала тудыру блогына күчергәннәр. Әмма анда аның хәле кинәт кискен начарайган.
Хатын-кыз аңын югалткан, кан басымы кискен төшкән, сулышы бозылган. Авырлы хатыннарны реанимацияләү бүлеге мөдире Алексей Евстратов җитәкчелегендәге табиблар кардиопульмональ шок диагнозы куйган. Марияне ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә күчереп, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар. Сирәк һәм үлемгә китерергә мөмкин булган катлаулану ачыкланган Тикшерү барышында хатын-кызда амниотик сыеклык эмболиясе — йөклелек һәм бала табу вакытында сирәк очрый торган, әмма тормыш өчен аеруча куркыныч катлаулану булуы ачыкланган. Нәкъ шул вакытта Мариянең йөрәге туктаган. Реаниматологлар ашыгыч рәвештә реанимация чаралары үткәреп, йөрәк эшен яңадан башлап җибәргән.
Шул ук вакытта акушер-гинекологлар берничә минут эчендә баланы алган. Әмма сабыйның да йөрәге әнисе йөрәге артыннан туктаган булган. Апгар шкаласы буенча аңа 0 балл куелган.
Табиблар сабыйның да йөрәген эшләтеп җибәргән Балалар анестезиологы-реаниматологы Екатерина Немировская һәм яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге мөдире Зөлфия Мөхәммәтҗанова сабыйны реанимацияли башлаган. Алар баланың йөрәк тибешен яңадан торгызган һәм аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырган. Шул арада Мариянең йөрәге икенче тапкыр туктаган.
Эмболия нәтиҗәсендә ДВС-синдром барлыкка килгән: канның оешу системасы бозылып, көчле кан китү башланган. Табиблар йөрәк эшен кабат торгызган, ә медицина җитәкчеләре Нигина Нигъмәтуллина һәм Айнагуль Баялиева катнашында киңәйтелгән консилиум үткәрелгән. Күпсанлы белгечләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә кан китүне туктатуга ирешкәннәр.
Мариянең баш мие зыян күрмәгән Киләсе тәүлек дәвамында реаниматологлар хатын-кызның хәлен тотрыкландырган. Бер тәүлектән соң табиблар Мариянең аңын тикшергән, йөрәге ике тапкыр туктауына һәм авыр гипоксия кичерүенә карамастан, аның баш миендә җитди зыян булмавы ачыкланган.
Хатын-кызда өлешчә ретроград амнезия күзәтелгән — ул аңын югалтыр алдыннан булган вакыйгаларның бер өлешен хәтерләмәгән. Соңрак хәтере тулысынча диярлек торгызылган. Сабый реанимациядә тугыз көн үткәргән Мариянең улы тугыз көн реанимациядә булган. Аның хәле тотрыклангач, сабыйны яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчергәннәр. Күптән түгел әни белән бала икесе дә өйләренә чыгарылган.
Табиблар билгеләп үткәнчә, дөнья статистикасында амниотик сыеклык эмболиясе белән бәйле мондый очракларның күпчелеге бик авыр нәтиҗәләргә китерә. Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге белгечләренең бердәм һәм тиз арада күрсәтелгән ярдәме нәтиҗәсендә бу очракта ике кешенең — әни белән баланың да — гомерен саклап калуга ирешелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар