Мәсгут Имашев. Яшьләр өчен бу исем күп сөйләмәскә дә мөмкин, ләкин аның җырлары үткән гасыр кешесенең олысының да, кечесенең дә күңел түрендә яши.
Аныкы икәнен белмичә генә халыкныдыр дип белеп яраталар һәм даими яңгыраталар аларны. Бүген дә алар чынлап та яратырлык:”Ак алъяпкычларда ак канат” төгәлрәге, “Саубуллашу” вальсы ,“Кыр казлары артыннан” ,”Туй күлмәге” кеше гомеренең һәр чорына багышланып, җанына тәңгәл килә торган үлемсез җырлар алар. Бу һәм тагын бик күп матур җырларның авторы, олпат шәхес, милләтебез горурлыгы,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе хөрмәтле аксакал Мәсгут ага Имашевка 95 яшь тула һәм 2 октябрьдә Камал театрының яңа бинасында зур бәйрәм көтелә икән. Аңа багышлап уздырылган матбугат конференциясендә шул хакта сүз барды һәм күңелне шундый олы талантыбыз булуга соклану һәм горурлану хисләре биләде.
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Мәсгут агага хөрмәт йөзеннән Барда түбәтәе киеп килгән хәтта. Чөнки Мәсгут ага Пермь крае Барда районы Каен авылында дөньяга килгән. Бу хакта Барда районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Элеонора Әбүбәкирова тәфсилләп сөйләде. Туган авылындагы унбер еллык мәктәп Мәсгут Имашев исемен йөртә, анда укучылар аның премиясенә лаек булырга тырышалар, ди. Барда якташлар җәмгыяте әлеге юбилей концертын оештыручылар да. Талантлы якташларын котларга ара ераклыгына да карамастан, 100гә якын вәкил киләчәк.
Театр белгече, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Мәсгут аганың 50 ләп спектакльгә көй язуын әйтеп, шаккатырды. Менә талант, менә тырышлык кайда! Әле бит ул биш еллап Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрын җитәкләгән. Соңрак театр училищесының директоры булган. Үзе дә Камал сәхнәсендә әле консерваториядә укыганда ук Зәңгәр шәл”дә Булатны уйнаган. Роза Хәйретдинова белән бик килештереп уйнап, дөресрәге сәхнәдә яшәп, тамашачы мәхәббәтен яулаган артист үзе дә никадәр талантлы шәкертләр тәрбияләгән. Боларны белгәч, “ничек өлгергән?” дигән уй үтте баштан. Янәшәсендә хатыны -илһамчысы Фатыйма ханым булганга, тормышны, яшәүне, иҗатны яратканга дигән нәтиҗәгә килдек аннары.
Әйе, мондый шәхесләрне исән чакта ук хөрмәтләргә, бәйрәм- юбилейларын зурлап үткәрергә кирәк. Үткән белән бүгенгене тоташтырып, күпер салып торучы “Тәртип” радиосы моны башлап та җибәргән инде. Бер атнаны Мәсгут Имашев атнасы уздырган. Атна буе аның җыр-моңнарын яңгыраткан, шактый катлаулы тормыш юлы белән таныштырган. Бу хакта бу радионың җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлева авторны яратып, бик җылы итеп сөйләде. “Бар радиоларда да яңгырасын иде Мәсгут аганың җырлары. Алар яшәргә көч-дәрт бирә”, - диде ул. Ә без ризалашып баш селкедек.
Матбугат конференциясенә Мәсгут аганы яхшы белгән, якыннан аралашкан кешеләр җыйналган булганга, аның күп кенә кенә кешелек сыйфатларын да искә алдылар. Бер ятим кызга әти-әнисен алмаштырган гаилә дә икән бит әле Имашевлар. Оныклары Халыкара конкурслар лауреаты Айрат та бүген дәү әтисенең изге эшен дәвам итеп, татар моңына тугры калган икә, консерваториядә укыта. Боларны ишеткәч, бу олпат зыялы аксакалыбызга бүген үк баш иясем, чәчәк бирәсем килде. Бу язмамны укыганнарда да шундый теләк туса һәм алар зал тутырып юбилейга килсәләр, әлеге мәкаләне язуымның мәгънәсе булыр, максатыма да ирешер идем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Рәхмәт, Йолдыз апа! Сезнең язмаларны укучылар арасында бер бәхетсез кеше калмыйдыр!) Аллаһы тәгалә үзегезне дә гел зурлап, канатландырып торсын!
0
0