Мәктәпләрдә гөрләп уку елы башланып китте. Көзен, гадәттә, йогышлы авырулар да активлаша.
Бүгенге көндә аларның күбесеннән вакцина ясатып сакланырга мөмкин. Мәктәп яшендәге балаларга нинди прививкалар кирәклеген беләсегез килсә, “Коллектив иммунитет” оешмасының түбәндәге киңәшләренә колак салырга киңәш итәбез.
Безнең илдә һәр балага кайчан, нинди вакцина ясату тиешлеге хакында мәгълүмат бирә торган Илкүләм календарь бар. Әгәр балачакта график буенча барлык прививкалар да ясатылган булса, 6-7 яшьтә балага түбәндәге авыруларга каршы саклану чараларын күрергә киңәш ителә:
— Грипп (прививка һәр ел саен яңартыла);
— Полиомиелит (бу яшьтә ОПВ (полиомиелиттан ораль вакцина) кулланыла);
— Дифтерия һәм столбняк;
— Кызылча, кызамык һәм паротит;
— Туберкулез (Манту пробасының тискәре нәтиҗәсе булган очракта).
Ләкин бу исемлектән тыш, өстәмә рәвештә түбәндәге йогышлы авырулардан саклану чараларын күрергә мөмкин:
-Бума ютәл (коклюш). 6 яшькә кадәр ясалган вакциналарның саклау мөмкинлеге бу яшькә инде төгәлләнә. Гаиләдә яңа туган бала булган очракта яки киләчәктә сабый тууы көтелсә, вакцина ясату бигрәк тә мөһим, чөнки бума ютәлгә каршы беренче вакцинаны балага 3 ай тулгач кына кадарга мөмкин.
-Эндемик районнарда яшәүчеләр яки эндемик регионга сәяхәт итәргә баручылар өчен талпан энцефалитыннан вакцинация курсы үтәргә кирәк. Вакцинациянең тулы курсы ике прививкадан гыйбарәт. Икенче дозаны беренче прививканы кадатканнан соң бер ай һәм аннан артыграк вакыт үткәч кадаталар. Һәм икенче прививканы ясатып, ике атна үткәннән соң сез талпан энцефалиттыннан яклаулы буласыз. Һәр өч ел саен кандагы антитәнчекләр күләмен киметмәс өчен вакцинацияне яңартып торырга гына онытмаска кирәк.
-Кеше папилломасы вирусы (ВПЧ). Әлеге вакцинаны 9 яшьтән башлап ясатырга рөхсәт ителә. Җенси тормыш башланганчы вакцинацияләнеп өлгерелсәң, инфекцияләнү очракларын максималь рәвештә кисәтергә мөмкин. Соңрак та прививка ясатырга мөмкин һәм кирәк, хәтта бала инфекцияләнгән очракта да.
-Җил чәчәге (ветрянка). Вакцинациянең тулы курсы 2 дозадан тора, әмма берсен генә кадаткан очракта да, җил чәчәге авыруының катлаулы үтү куркынычы 100%ка диярлек кими. Ике вакцина авыру йоктыру ихтималын тулысынча диярлек киметә.
-А гепатиты. Хәзерге вакытта, яшәү дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, балачакта бу чир белән авырмыйлар диярлек. Әмма бу өлкән яшьтә А гепатитының катлаулы үтүенә сәбәпче булып тора. Шуңа күрә мәктәп укучысын вакцинацияләү бик урынлы, дип саныйбыз. Өстәвенә, авырган очракта диагноз куелганнан соң 35 көнлек озын карантин яный бит.
-Менингококк. Мәктәп укучыларында әлеге чир белән инфекцияләнү ихтималы арта: балалар бер бутербродны бүлешергә, бер чынаяктан эчемлекләр эчәргә мөмкиннәр. Нәтиҗәдә, бер-берсеннән авыру йоктыру ихтималы зурая һәм менингококктан вакцина ясату кирәклеге арта.
Балаларыбыз сау-сәламәт булып, рәхәтләнеп белем алсыннар һәм матур, бәхетле киләчәккә әзерлекле, көчле иммунитет белән барсыннар!
Әлеге сылтама аша Россиядә вакцинациянең оптималь календаре белән танышырга мөмкин.
Материалны “Коллектив иммунитет” фандрайзеры Заһретдинова Алисә әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар