16+

«Мәрҗани» мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә мөселман дөньясы өчен әһәмиятле вакыйга булды – «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды.

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә мөселман дөньясы өчен әһәмиятле вакыйга булды – «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды.

Бу чара күргәзмә генә түгел, ә Россия һәм Катар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек күпере, дипломатия һәм мәгърифәтчелек проекты буларак та зур кызыксыну уята.  "Коръән дөньясы" – тарихны, рухи дөньяны һәм заманча технологияләрне берләштерүче зур проект булып тора. 

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов, Татарсан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Катарның Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы хезмәткәрләре һәм яшь дин белгечләре катнашты. Күргәзмәне махсус чакырылган, дөньякүләм танылган, Коръәннең 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендәге Коръән бәйгеләренең абруйлы хөкемдары, Пәйгамбәребез Мөхәммәд нәселеннән, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия рәисе шәех Мәэмүн ар-Рави Коръән аятьләрен укудан башлады.

Марат Гатин күргәзмәне ачарга ярдәм иткән партнерларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Шулай ук проектның быел төбәкара дәрәҗәгә күтәрелү турында хәбәр итте. Экспозиция Мәскәү, Саратов һәм Саранск шәһәрләрендә дә күрсәтелгән. “Мондый проектлар күбрәк булсын иде”, – дигән теләк белдерде ул.  

“Бу күргәзмә ни өчен Казанда үтә?”соравына Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирде. "Әлбәттә, күргәзмәнең урыны  Казан булырга тиеш. Белгәнебезчә, Казанда дөньяда беренче тапкыр 1803 елда Коръән басыла. Дөрес, иртәрәк чыккан басмалары да бар, ләкин бөтен кагыйдәләргә туры китереп язылганы нәкъ менә Казанда басылып чыга. Без моның белән горурланабыз. Бик күп тәфсирләр язылды, инкыйлабка кадәр Казаныбызда утыз мең китап кына бастырылды. Әлбәттә, күргәзмә  бик урынлы һәм, иншалла, киләчәктә дә мондый күргәзмәләр күбрәк булачак.  Аның төп бизәге, Коръәннең тарихы, сакланышы турында сөйли торган экспозиция-стендлар. Алардан тыш, интерактив мәйданчыклар да эшли. Монда виртуаль күзлекләр ярдәмендә Пәйгамбәребез заманындагы Мәккә һәм Мәдинәгә сәяхәт итү, гарәп каллиграфиясе остаханәсендә булып үз исемеңне язарга өйрәнү, «Әл-Фатиха» сүрәсен уку мөмкинлекләре бар", - диде мөфти. 

Рушан Аббясов фикеренчә, әлеге проект дәвамлы булачак. "Күргәзмә бик актуаль, чөнки бу гади күргәзмә генә түгел, ә интерактив та. Бу күргәзмә барлык Коръәнне өйрәнергә теләүчеләр өчен ачык”,  – диде Рушан Аббясов. 

Күргәзмә мәйданчыгында Россия һәм Катар режиссерларының Ислам мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләргә багышланган документаль һәм нәфис фильмнары да  күрсәтеләчәк. Кинотасмаларның бер өлеше «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале программасында тәкъдим ителгән.

Күргәзмәнең Казанда үтүе – шәһәребез өчен зур казаныш, ул татар халкының рухи мирасын, ислам цивилизациясенең байлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итүче проект.
Күргәзмә "Мәрҗани" мәчетендә 4-6 октябрь көннәрендә сәгать 10:00 –18:00дә эшли.

Залинә Гыйләҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading