16+

Миңнеханов белән Турчин мемориаль комплекска чәчәк салдылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Александр Турчин Чаллыда «Ватан-ана» мемориаль комплексына чәчәкләр куйды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Александр Турчин Чаллыда «Ватан-ана» мемориаль комплексына чәчәкләр куйды.

Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта кунак Миңнеханов белән «ТПК МТЗ-Татарстан»да булды, анда тракторларны җыю эшләре белән таныштылар, авыл хуҗалыгы техникасын, шул исәптән сыекландырылган һәм компримирланган табигый газда эшләүче («РариТЭК» белән бергә эшләнгән) модельләрен карадылар.

«МТЗ-Татарстан» сервис үзәгендә Казан федераль университеты вәкилләре кунакларга коммуналь техниканы роботлаштыру өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне күрсәтте. Алар арасында пилотсыз җыештыручы да бар иде. Миңнеханов бу техниканы бәяләде, аның муниципалитетларда куллану өчен уңайлы булачагын билгеләп үтте.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading