16+

Офис суыткычыннан чит ризыкны кулланган өчен штраф янарга мөмкин!

Россиядә хезмәткәрләргә эштәге гомуми суыткычтан чит продуктларны үзләштергән өчен штраф яки хәтта җинаять җаваплылыгы яный ала.

Россиядә хезмәткәрләргә эштәге гомуми суыткычтан чит продуктларны үзләштергән өчен штраф яки хәтта җинаять җаваплылыгы яный ала.

Бу хакта О.Е.Кутафин исемендәге университетның хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы профессоры Ирина Шестерякова хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, эш урынында гомуми суыткыч барлык хезмәткәрләр өчен дә ачык, әмма биредә үз продуктларың белән генә эш итәргә мөмкин. Югыйсә, хезмәткәрнең гамәлләре административ яки җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.

Мондый вәзгыять хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле түгел. Эштәге уртак суыткычтан берәрсенең ризыгы югалган очракта, әгәр, мәсәлән, продуктлары ашалган, ташланган яки бозылган хезмәткәр гариза бирсә һәм гаепле кешене җаваплылыкка тартуны тәкъдим итсә, эш бирүче полиция чакыртырга хокуклы. 

Юрист ассызыклаганча, җәза билгеләгәндә китерелгән зыян күләме төп роль уйный. Әгәр азык-төлек бәясе 1 мең сумнан артмаса, сүз вак урлау өчен административ җаваплылык турында бара. Бу очракта штраф урланган ризык суммасын биш тапкыр арттырып түләнелергә һәм ул 1 мең сумнан да ким булмаска тиеш.

Әгәр зыян 1 мең сумнан 2,5 мең сумга кадәр булса, җаваплылык катгыйлана: штраф мөлкәтнең биш тапкыр бәясенә җитәргә мөмкин.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading