16+

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре ике тапкыр тизрәк арзаная

Бер атна эчендә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре 2,1 процентка кимегән.

Бер атна эчендә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре 2,1 процентка кимегән.

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләрнең төшүе тизләнә. 11–17 август көннәрендә әлеге продукция уртача 2,1 процентка арзанайган. Бер атна алдан бәяләр 1,1 процентка гына кимегән булган.

Кәбестә, бәрәңге һәм кишер аеруча арзанайган

  • Иң зур кимү кәбестә бәясендә теркәлгән — ул 5,4 процентка арзанайган. Бәрәңге бәясе 5,3 процентка, кишер — 3,7, чөгендер — 3,1, помидор — 2,3 процентка төшкән. Суган 1,6 процентка, банан 0,9, алма 0,5 процентка арзанайган.

Ә менә кыяр бәясе үсүен дәвам итә. Әмма аның кыйммәтләнүе алдагы атна белән чагыштырганда акрынайган: 11–17 августта кыяр 0,4 процентка кыйммәтләнгән, ә бер атна элек бу күрсәткеч 1,6 процент тәшкил иткән.

Ел башыннан кайсы яшелчә кыйммәтләнгән?

Ел башыннан кишер бәясе якынча 1,5 тапкырга арткан. Бәрәңге, кәбестә, суган һәм чөгендер 1,4 тапкырга кыйммәтләнгән. Алма бәясе 11,4 процентка үскән.

  • Шул ук вакытта кайбер продуктлар киресенчә арзанайган. Гыйнвар белән чагыштырганда бананнар 0,7 процентка, помидорлар 17,6 процентка, ә кыярлар 44 процентка арзанрак тора.

Чагыштыру өчен, 2025 елда Россиядә җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе бәяләре ел дәвамында 8,8 процентка кимегән.

Фрукты. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading