Бүгенгә Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фондында аеруча саклауда булган 196 табигый территория бар.
Скопировать ссылку
Бүгенгә Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фондында аеруча саклауда булган 196 табигый территория бар.
Аларның гомуми мәйданы – 467,5 мең гектар. Бу территорияләрдә уникаль табигый комплексларны, ландшафтларны һәм республиканың биологик төрлелеген саклау һәм кире торгызу өчен оптималь шартлар бар.
Алар арасында федераль әһәмияттәге ике объект: «Түбән Кама» илкүләм паркы һәм Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, шулай ук 189 төбәк һәм 4 җирле әһәмияттәге объект бар. Шулай итеп, Татарстан мәйданының 7 процентында табигатьне саклау өчен оптималь шартлар бар.
Комментарийлар