16+

Татарстанда өч торак пунктны бетерергә җыеналар: анда беркем дә яшәми

Татарстанда ике авыл һәм бер тимер юл разъезды поселогы юкка чыгарылырга мөмкин.

Татарстанда ике авыл һәм бер тимер юл разъезды поселогы юкка чыгарылырга мөмкин.

Сүз Мөслим районының Үрнәк һәм Удобновка авыллары, шулай ук Кукмара районындагы Саз-Тамак тимер юл разъезды поселогы турында бара.

Бу мәсьәлә ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралган. Депутатлар әлеге торак пунктларны бетерүне күздә тоткан ике закон проектын тикшергән.

Үрнәк һәм Удобновка авылларында хәзер беркем дә яшәми, теркәлгән кеше дә юк. Биредә торак йортлар, юллар, инженерлык коммуникацияләре, кибетләр һәм социаль объектлар сакланмаган. Йорт хуҗалыклары буенча да яңа язмалар кертелми.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сүзләренчә, Митрәй һәм Михайловка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә әлеге авылларны бетерү тәкъдимен хуплаган. Кирәкле процедуралар үтәлгән.

Кукмара районындагы Саз-Тамак тимер юл разъезды поселогында да хәл шундый ук. Анда торак йортлар, электр, су һәм газ белән тәэмин итү системалары, социаль объектлар юк. Теркәлгән кеше дә булмаган.

Хәзер әлеге өч торак пунктны бетерү турындагы закон проектлары алга таба каралачак.

Фото: RT Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading