16+

Әлмәттә 96 яшьлек әби ике ел сукыр яшәгәннән соң кабат күрә башлаган

Әлмәт үзәк район хастаханәсе табиблары катарактадан интеккән 96 яшьлек хатын-кызга күрү сәләтен кайтарган.

Әлмәт үзәк район хастаханәсе табиблары катарактадан интеккән 96 яшьлек хатын-кызга күрү сәләтен кайтарган.

Ул ике ел дәвамында бөтенләй күрмәгән, хәтта яктылыкны да аера алмаган.

Олы яшьтәге пациентка башка медицина учреждениеләрендә операция ясаудан баш тартканнар. Моның сәбәбе — аның яше һәм хирургик катнашу белән бәйле югары куркынычлар.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең офтальмология бүлеге белгечләре исә катлаулы операция ясарга алынган. Хирурглар тоныкланган күз ясмыгын алыштырган һәм заманча ясалма линза урнаштырган.

Операциядән соң икенче көнне үк хатын-кыз туганнарының йөзләрен күрә һәм әйләнә-тирәдә ориентлаша башлаган.

— Пациент безгә бөтенләй күрмичә килде, ә хастаханәдән күрүче булып чыкты. Бу — безнең өчен иң зур бүләк, — дип сөйләгән бүлек мөдире Айрат Гыйльфанов.

Хәзер 96 яшьлек ханым яңадан китаплар укый, телефоннан файдалана ала. Аңа күрү сәләтен кайтарырга ярдәм иткән югары технологияле медицина ярдәме «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булган.

Бу очрак медицинада яшьнең һәрвакытта да дәвалауга киртә булмавын тагын бер кат күрсәтә.

Әби. Фото: Альметьевская ЦРБ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading