16+

Тиз иртәнге ашның зыяны: нутрициолог дүрт популяр ризыкны санап чыкты

Иртән ашыгып, бер чынаяк кофе янына круассан алабыз, кайчак колбасалы бутерброд белән генә чикләнәбез.

Иртән ашыгып, бер чынаяк кофе янына круассан алабыз, кайчак колбасалы бутерброд белән генә чикләнәбез.

Ә балаларга татлы кукуруз шарчыклары яки йогурт бирәбез. Тәмле дә, тиз дә кебек. Әмма белгечләр кисәтә: мондый иртәнге ашларны көн саен кабатлау сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Табиб-дерматолог һәм нутрициолог Елена Косенко «Lenta.ru» басмасына биргән әңгәмәсендә иртәнге аш өчен иң уңышсыз ризыкларны атаган.

1. Татлы кукуруз шарчыклары һәм әзер иртәнге ашлар

Балалар аеруча ярата торган татлы бөртекләр, шарчыклар һәм «мендәрчекләр» составында шикәр күп, ә клетчатка аз. Мондый ризыкны ашаганнан соң кандагы шикәр дәрәҗәсе тиз күтәрелергә мөмкин. Бер сәгать-бер сәгать ярымнан соң кабат ашыйсы килү, хәлсезлек тә сизелергә мөмкин.

2. Круассан һәм башка камыр ризыклары

Кофе белән круассан – күпләрнең яраткан иртәнге ашы. Әмма рафинадланган он, шикәр һәм май кушылган камыр ризыклары озак вакытка туклык хисе бирми. Өстәвенә, сок яки татлы кофе белән бергә кулланганда шикәр күләме тагын да арта.

3. Колбасалы бутербродлар

Иртән ашарга вакыт булмаганда, ипи өстенә колбаса куеп ашау – иң тиз юлларның берсе. Әмма эшкәртелгән ит продуктларында тоз, туенган майлар һәм нитритлар булырга мөмкин. Аларны даими куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын арттыру белән бәйле.

4. Татлы йогуртлар һәм мюсли батончиклары

Пакеттагы йогуртлар һәм матур төргәкле батончиклар файдалы ризык булып күренергә мөмкин. Әмма аларның кайберләрендә шикәр күп, ә аксым аз була. Шуңа күрә сатып алганда составына игътибар итәргә кирәк.

Алайса, иртән нәрсә ашарга?

Нутрициолог иртәнге ашта аксым, клетчатка һәм файдалы майлар булырга тиешлеген искәртә. Моның өчен түбәндәге ризыкларны сайларга мөмкин:

  • йомырка;

  • эремчек һәм шикәрсез грек йогурты;

  • яшелчәләр һәм җиләк-җимеш;

  • чикләвекләр;

  • тулы бөртекле ипи;

  • озак пешерелә торган солы боткасы.

  • Иң мөһиме – иртәнге аш туклыклы һәм төрле булсын. Кайчак гадәти йомырка белән яшелчә дә кыйммәтле батончиктан күпкә отышлырак сайлау була ала.

завтрак. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading