Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше дөнья күләмендә үлем куркынычын арттыра торган дүртенче мөһим фактор дип табылган.
Халыкның хәрәкәтчәнлеген бары тик 10% ка арттыру гына да 500 миллионга якын вакытыннан алда үлем очракларын булдырмый калырга мөмкин.
Физик активлык җитмәү организмда үзенчәлекле физиологик үзгәрешләр китереп чыгара, һәм аларны кыска вакытлы күнегүләр белән генә тулысынча җиңеп булмый.
Профессор Скотт Лернер (Канададагы Саймон Фрейзер университеты) болай дип аңлата: утыру – активлыкның киресе генә түгел, ул организмда аерым процесслар тудыра. Кеше утырганда матдәләр алмашы акрыная, чөнки энергиягә ихтыяҗ кими.
Аның сүзләренә караганда, олылар көненә уртача 6 сәгать утырып үткәрә, ләкин махсус сенсорлар ярдәмендә үткәрелгән тикшеренүләр бу вакытның 10 сәгатькә кадәр җитүен күрсәтә. Еллар буе хәрәкәтсезлек инсулин һәм глюкоза алмашының бозылуына китерә, ә бу үз чиратында 2нче тип диабеты, деменция, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм яман шеш куркынычын арттыра.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы олыларга атнасына кимендә 150 минут уртача активлык (мәсәлән, тиз йөрү яки велосипедта йөрү) яки 75 минут көчле активлык (йөгерү, теннис) тәкъдим итә. Шулай ук атнага кимендә ике тапкыр көч күнегүләре ясарга кирәк.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көненә 6 сәгатьтән артык утыручы кешеләрдә, хәтта ВОЗ киңәшләрен үтәгәндә дә, иртә үлем куркынычы югары булып кала. Әмма утыру вакытының бары тик 30 минутын гына хәрәкәт белән алыштыру да иртә үлем ихтималын 2% ка киметә ала.
Белгечләр ассызыклавынча, утыруны басып тору белән алыштыру җитми, чөнки озак басып тору мускуллар аруына һәм варикозга китерергә мөмкин.
Иң нәтиҗәле юл – һәр 20-30 минут саен 2 минут активлык кертү (йөрү, приседание, сикерү). Бу матдәләр алмашын активлаштырырга һәм көн дәвамында кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар