16+

«Апуш» яңача эшли башлый

3 сентябрь көнне Шәрык клубында «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә кастинг узды. Сайлап алу турында 4-8 яшьлек 100дән артык бала катнашты.

«Апуш» яңача эшли башлый

3 сентябрь көнне Шәрык клубында «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә кастинг узды. Сайлап алу турында 4-8 яшьлек 100дән артык бала катнашты.

«Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенең кастинг нәтиҗәләре билгеле.

Нәниләр төрле юнәлешләрдә – җыр, шигырь, бию буенча осталыкларын күрсәтте. Шулай ук махсус биремнәрне дә үтәделәр. Нәтиҗәдә, 5 сәгатьлек кастингтан соң, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә 40 бала сайлап алынды. 

Балаларның сәләтләрен «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы Гүзәл Сибгатуллина, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гөлназ Нәүмәтова һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Апуш» студиясенең хореографы Миләүшә Гыйльметдинова бәяләде. 

– Беренче чиратта баланың әзерләп килгән номерын ничек җиткерә алуына, дулкынлануын җиңеп, үзендә кыюлык табып чыгыш ясавына игътибар иттек. Без әйткән биремнәрне ишетү, аңлау, аларны үти алу да мөһим иде. Әлбәттә, баланың харизмасы, һәр яңалыкка ачык булуы да зур роль уйный. Катнашучылардан камил бию хәрәкәтләре, профессионалларча җырлау таләп ителмәде, иң мөһиме алга таба эшләү өчен «оеткысы» булсын, калганына өйрәтеп була, – дип аңлатты «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ачылган «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенең төп максатларының берсе – мавыктыргыч дәресләр аша балаларда татар теленә кызыксыну уяту, нәниләрнең тел байлыкларын арттыру. 

– Әлеге кастинг, беренче чиратта, нәни генә булуларына карамастан, сәнгатькә, иҗатка тартылучы сәләтле балаларыбызның күп булуын күрсәтте. Икенчедән, кечкенәләр өчен татар телендә эшләүче студия кирәклеген дә аңладык. Ихтыяҗ, чыннан да, бик зур, димәк, киләчәктә бу юнәлешкә игътибарны тагы да арттыру, өстәмә мөмкинлекләр булдыру турында уйланачакбыз. Безнең әле нәниләр белән эшләгәнебез юк. Бу – безнең өчен беренче шундый тәҗрибә. Шуңа да хәзер эшне матур гына башлап җибәрергә кирәк, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Үз эшен шушы көннәрдә башлап җибәрәчәк «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясендә атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография дәресләре бушлай укытылачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр артистлары балалар белән татар телендә шөгыльләнәчәк. «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина. 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, кастингта катнашучы һәркемгә Казан Мэриясе бушлай зоопаркка бару мөмкинлеге бүләк итә. Кастингны узган балаларның исемлеген Вконтактедагы рәсми төркемдә һәм «Апуш» студиясенең рәсми сайтыннан табарга була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading