16+

Кирәк икән - уйный да, кирәк икән - җырлый да

Һәр авылның кабатланмас кешеләре була. Аңа бөтенесенең эше төшми калмый, үзе дә һәркем күңеленә ачкыч таба белә. Андый кеше дуслыкның кадерен белә, үзенең дә дуслары күп була. Шундый кешеләрнең берсе - авылдашым Фәнил абый Фәләхиев.

Кирәк икән - уйный да, кирәк икән - җырлый да

Һәр авылның кабатланмас кешеләре була. Аңа бөтенесенең эше төшми калмый, үзе дә һәркем күңеленә ачкыч таба белә. Андый кеше дуслыкның кадерен белә, үзенең дә дуслары күп була. Шундый кешеләрнең берсе - авылдашым Фәнил абый Фәләхиев.

Күп тә түгел, аз да түгел үзенең түп-түгәрәк юбилеен бәйрәм итте ул. Саба районы Тенеки  авылының сәхнәсе ул көнне гармун, баян, тальян тавышларыннан гөрләп торды. Авыл сәхнәсенә дистәдән артык гармунчының бер-бер артлы моңлы һәм дәртле көйләр яңгыратуын күптәннән ишеткән юк иде. Гәрчә авылыбызда соңгы елларда гармунчылар аеручы активлашып китте. Монда бит Саба районының Шәмәрдән, Эзмә, Саба, Урта Саба, Юлбат, Тенеки авылларыннан, Балтач районы һәм Казаннан килгән гармунчылар да кушылды.

Фәнил абый үзе дә бик оста итеп гармунда уйный. Кирәк икән җырлый да. Соңгы елларда берсеннән-берсе матур көйләр дә иҗат итте ул. Авылда мәдәни чаралар аның катнашыннан башка узмый. Гомумән, гаиләләре белән бик сәләтле кешеләр алар. Казаннан кайткан бертуган абыйсы Фәнис тә оста итеп уйнап барыбызны да таң калдырды.

Реклама

Фәнил абый - ватсапта гармунчылар төркеменең актив оештыручысы. Пандемия вакытында турыдан-туры эфирда көйләр уйнап, җырлар җырлап та күңелләребезне күтәрде ул безнең. Шул чакта гармунчылар төркеме активлашып китә һәм республика буйлап дуслыклары ныгый гына бара. Гармунчыларның дуслыклары нык икәнен без барыбыз да яхшы аңладык. Искиткеч бәйрәм концерты бүләк иттеләр алар безгә. Гармун телләрен бернинди техник чаралар да алыштыра алмый шул. Әлбәттә, безнең Фәнил абыйны да беркем алыштыра алмый. Иҗат чишмәң саекмасын, һәрвакыт шундый булып кал, Фәнил абый!

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading