16+

Мәдинә Маликованың томлыклары чыкты

Татарстан китап нәшрияты танылган язучы Мәдинә Маликованың 5 томлык сайланма әсәрләрен нәшер итте.

Мәдинә Маликованың томлыклары чыкты

Татарстан китап нәшрияты танылган язучы Мәдинә Маликованың 5 томлык сайланма әсәрләрен нәшер итте.

Биштомлыкларны тәкъдим итү чарасында Мәдинә Маликова китаплар язылу тарихын да, язу серләрен укучыларына иркенләп сөйләде.

— Гашыйк булып, мавыгып язам мин. Әсәр язылмый да шикелле. Әсәр бит ул хис белән языла. Әдәбият - ул хис дөньясы, анда акыл өйрәтүе - икенче мәсьәлә. Ул сабак бирә укучыга, ләкин беренче чиратта хисне кузгатырга кирәк, - дип сөйли танылган прозаик. 

Сайланма жыентыкларда авторның бөтен әсәрләре кермәгән, билгеле. Мәдинә Маликовага аларны сайлау да кыен булгандыр. Язучыга аларның һәрберсе бик кадерле. Ул хәтта кайсы әсәрен бик яратып язганын да аерып әйтә алмавын яшермәде. Беренче язган  " Шәфкать" романына тукталып, аның язылу тарихын сөйләп үтте. Билгеле булганча, Мәдинә Маликова -  татарда беренче роман язган хатын-кыз язучы.

—  Ул чакта мин "Азат хатын" журналында эшли идем. Безнең редколлегия әгъзасы булып, гинеколог Зәйнәп Якупова иде. Безгә килеп йөри иде, ул мине ничектер яратты. Башлап язучы гына идем, хикәяләрем генә чыга.  Мин аның якын итүен зурлап кабул иттем, чөнки бик кечкенә кеше идем. Чыннан да шулай, яшь идем ул чакта. Ул миңа: "Мәдинә, син роман яз", - ди. Мин сиңа барысын да сөйлим, ди. Миңа, хатын-кызлар табибы турында роман язып булмый, диләр. Роман яза торган өлкә түгел ул, диләр.  Шулкадәр хөрмәт итә идем үзен, аның сүзен алга куеп, аны яратып, гашыйк булып, шушы эшкә алындым, - дип сөйли Мәдинә Маликова беренче роман язылу тарихын.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading