16+

200гә якын беренче сыйныф укучысына урын җитмәгән

Казанга терәлеп торган Көек бистәсе турында ишетмәгән кеше сирәктер. «Данлыклы» бөкеләр, юллар сыйфаты, язын су басулар, балалар бакчасында урын җитмәү – биредә яшәүчеләрнең проблемалары әледән-әле бөтен Интернетны шаулата. Бу көннәрдә мәктәпкә эләгә алмаган балаларның әти-әниләре ду куптарды. 200гә якын беренче сыйныф укучысына урын җитмәгән. 

200гә якын беренче сыйныф укучысына урын җитмәгән

Казанга терәлеп торган Көек бистәсе турында ишетмәгән кеше сирәктер. «Данлыклы» бөкеләр, юллар сыйфаты, язын су басулар, балалар бакчасында урын җитмәү – биредә яшәүчеләрнең проблемалары әледән-әле бөтен Интернетны шаулата. Бу көннәрдә мәктәпкә эләгә алмаган балаларның әти-әниләре ду куптарды. 200гә якын беренче сыйныф укучысына урын җитмәгән. 

Мәктәп белән ниндидер кыенлыклар булыр дип, башларына да китерми алар.

Бернинди инфраструктураны күздә тотмыйча шыплап төзелгән бистә – иң иза чиккәннәрнең берсе. Казанга якынлыгына һәм чагыштырмача арзан бәяле йортларга кызыгып бирегә күченүчеләр көн дә уңайлы яшәү шартлары өчен көрәшергә мәҗбүр. Ике ел элек, сугышып-талашып дигәндәй, Көек халкы мәктәпле булды. Иң мөһим проблемаларның берсе хәл ителгән иде кебек. Әмма әти-әниләр сөенече озакка сузылмады.

Мәктәп була торып, мәктәпсез
Питрәч районының Көек бистәсендә 25 мең кеше пропискада, шуларның 2 750 - мәктәп укучылары. «Алгоритм» лицее исә 1,2 мең кешегә исәпләнеп төзелгән. Уку йорты зур ихтыяҗны күздә тотып, һәр буш почмагын укучылар өчен җайларга тырышкан һәм быел билгеләнгәннән икеләтә күбрәк – 2,5 укучыны сыйдырачак. Беренче сыйныфка гына да 300 бала укырга керәчәк. Әмма гариза бирүчеләр 500гә якын булган. Нәтиҗәдә, 176 балага лицейда урын җитмәгән.
Балаларының Көек лицеена эләкмәве турындагы хәбәр әти-әниләр өчен аяз күктә яшен кебек булган. Март ахырында кайберәүләре мәктәпкә килеп, икенчеләре дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тутырган. Гаризалары алынган, өй янындагы яңа уңайлы мәктәпкә барачакбыз, дип җиңел сулап куйганнар алар. Әмма гариза кабул ителү – мәктәпкә алыну дигән сүз түгел. 4 март көнне лицей булачак беренче сыйныф укучыларының исемелеген игълан итә. 176 кеше бу исемлектә үз фамилисен тапмый.

«Ник былтыр бирмәдем икән?»
Алинә Летфуллинаның улы Радмир да быел мәктәпкә барырга тиеш. Көек бистәсенә алар 2019 елда күченә. Балалар бакчасы ул вакытта әле ачылган гына була һәм могҗизалы рәвештә уллары анда бер кыенлыкларсыз эләгә. Кече улларына бәхет инде тәтеми – аны 4 яшьтә генә алалар.
Мәктәп белән ниндидер кыенлыклар булыр дип, башларына да китерми алар. Радмир 6 ай буе «Алгоритм» лицееның беренче сыйныфка әзерлек дәресләренә йөри. Әмма мәктәптә өйрәтелгәннәрне ул инде күптән белә дип, йөреп кенә бетермиләр.

31 март көнне Алинә мәктәпкә гариза тапшыра. Бернинди борчылу да булмый – мәктәптә җыелышта да «Кайгырмагыз, без үз балаларыбызны ташламаячакбыз» дип тынычландырганнар. Хәзер исә «Урыннар юк» дип кул җәяләр.
- Бик күп балалар мәктәпкә эләкмәде. Барысы да Көектә пропискада, олысы шул мәктәптә укып, кечесе анда алынмаганнар бар, ел буе шушы мәктәпкә әзерлек курсларына йөрүчеләр дә төшеп калган. Урыннар юк дигән җавап безне канәгатьләндерми. Баланы Казанга укырга йөртергә мөмкинлегебез юк, анда безне көтеп тә тормыйлар. Мин башка вариантларны, гомумән, карамыйм. Минем балам нәкъ шушы мәктәптә укырга хокуклы. Ул үзе дә шунда барам дип йөри. Кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Иң зур үкенечем – ник узган елда 6 яшьтә бирмәдем икән, былтыр мәктәпкә бар теләгәннәр эләккән иде, - ди ул.

«Гариза бирү көнен мәктәп билгеләде»
Лилия Шавельева гаиләсе белән Куюкига 2017 елда күченә. 2018 елда балаларын пропискага кертәләр. Инициатив төркем белән бергә балалар бакчасы һәм мәктәп төзетү өчен төрле инстанцияләр сукмагын таптый. Үзе шул кадәр көч куеп төзетелгән мәктәпкә эләкмәүләре икеләтә аяныч.

- Сентябрь аеннан апрельгә кадәр «Алгоритм»га мәктәпкә әзерлек сыйныфына йөрдек. Мәктәп 1 сыйныфка гариза бирү көнен һәм вакытын билгеләде. Буталчык килеп чыкмасын өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирмәскә куштылар. Нәтиҗәдә, без эләкмәдек. Янәсе, бездән алда тапшыручыларны алганнар. Әмма без мәктәп билгеләгән вакытка килдек бит. Балага декабрьдә инде 8 яшь тула, ә исемлектә 7 яшен тутырмаган балалар да бар, - дип сыкрана Лилия.
Шавельевлар гаиләсенең улларын мәктәпкә Казанга йөртергә мөмкинлекләре шулай ук юк. Иртәнге сигезгә бөтен бөкеләрне җыеп мәктәпкә барып җитү өчен биштә торырга кирәк, ди Лилия. Баланың моннан соң нинди уку кайгысы булсын!

«Тикшерү үткәрсеннәр»
Энҗе Гафурова – шулай ук ике бала әнисе. Олысына июльдә 7 яшь тула, кечесенә 3 яшь. Көеккә әле узган елда гына күченәләр.
- Торак сатып алганда, безгә биредә яхшы инфраструктура – бакча да, мәктәп тә бар – кыенлыклар булмаячак дип вәгъдәләделәр. Ә гамәлдә берни дә юк булып чыкты – хәтта балалар мәйданчыклары да ясалмаган. Бакчага балаларны кабул итмәделәр. Хәзер менә мәктәпсез дә калганыбызны белдек. Гаризаны без тиешле вакытта - 1 апрельдә үк Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырган идек. Мәктәпкә балаларны кабул итү закон буенча башкарылмаган дип саныйбыз. Мин хәзер Питрәч районы прокуратурасына, район мәгариф бүлегенә, Мәгариф министрлыгына язылдым. Тикшерү үткәрсеннәр, балаларны кабул итү хокуклыгын тикшерсеннәр, - ди Энҗе.

Аның сүзләренчә, бистәдә йортлар яңгырдан соң гөмбәләр үскән тизлек белән арта бара. Инде күптән яңа балалар бакчалары, мәктәпләр төзергә вакыт. Халык исәбе ишәя, ә бернинди инфраструктура тудырылмый. Уңайлыклар булдырылмый торып, нигә йортлар төзергә рөхсәт бирәләр икән, дип ризасызлыгын белдерә ул.

«Алгоритм» лицеена сыймаган балаларны Казанның 21 нче гимназиясенә, 150 нче, 68 нче, 42 нче мәктәпкә бирергә тәкъдим итәләр. Иң якыны – 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Әти-әниләрне бу тәкъдим канәгатьләндерми. Мәктәпкә эләкмәгәнннәр социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырган. Хәзерге вакытта анда 250гә якын кеше. Алар бергәләп төрле инстанцияләргә гаризалар яза, юристка акча җыя, Питрәч районы администрациясе, прокуратура, район мәгариф бүлеге, Мәгариф министрлыгына кабул итүгә язылганнар. Көн-төн үзара язышалар, фикерләшәләр. Берсе дә артка чигенергә җыенмый – ахыргача үз хокукларыбызны яклаячакбыз, диләр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уңайдан җавабы:
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча мәктәпләр бары тик «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гына төзелә. Ул мәктәп урыннарына булган ихтыяҗны исәпкә алып, муниципалитетларның гаризалары буенча формалаштырыла. Моннан тыш, федераль кануннар нигезендә, җирлекләрне территориаль планлаштыру документларын, шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен һ.б. әзерләү һәм раслау, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына түгел, ә җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә. 

Питрәч районы мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 июленә «Алгоритм» технологик лицеенда 10 беренче сыйныф тупланган, 300 бала кабул ителгән. «Алгоритм» технологик лицей бинасының проект куәте - 1224 урын, 2022/2023 ел ахырына лицейда 2192 бала укыган.

Мәктәпкә бала уку йортында буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул ителмәскә мөмкин. Урыннар булмаган очракта, ата-аналар Питрәч районы мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хәзерге вакытта «Алгоритм» технологик лицеенда өстәмә урыннар җиһазлау һәм Казан мәктәпләрендә балаларны алып баруны оештыру мөмкинлеге карала. 

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading