Габдулла Тукай мирасы иҗатта гына түгел, исемнәрдә дә яши икән.
Республикада Габдулла Тукай исеме һәркемгә таныш һәм якын. Бөек шагыйрьнең мирасы халык күңелендә, иҗатында гына түгел, урамнарда, биналарда да яши. Без Габдулла Тукай исемен йөрткән бина, авыл-районнарны барладык.
Татарстан Тукай исемен йөрткән урамнарының күплеге белән дә мактана ала: бездә аларның Тукай исемен йөрткәннәре – 315, ә менә Г.Тукай исемендәгеләре – 130, ә Габдулла Тукай дигәннәре – 45, ягъни барысы 490 урам сөекле шагыйребез исемендә икән!
Тукай авыллары
Республиканың 8 төбәгендә: Аксубай, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Менделеевск, Нурлат, Спас, Чирмешән районнарында Тукай исемле авыл бар.
Бөек Тукай исемен йөрткән авылларның күбесендә мәктәп тә, кибет тә, мәдәният йорты да юк. Чирмешән районы Тукай авылында да нибары 35 хуҗалык. Без шушы авылда гомер итүче Гөлназ Яруллина белән хәбәргә чыктык.
– 1921 елда Иске Кади авылында корылык була. Кешеләр үзләре җир эшкәртеп, орлык тапканнар. Иске Кадидә урын җитмәгәч, аны киңәйтеп, поселокларга бүлгәннәр. 1923 елда Тукай авылына беренче йортлар төзелә. Иң беренче күченеп килгән кешеләр рәтендә Салих Ахунов һәм Әлим Сафиуллин була. Салих бабай бик зыялы, гыйлемле кеше булган. Габдулла Тукайның иҗатын бик яраткан, шигырьләрен яттан белгән. Габдулла Тукайның тууына 40 ел булганда авылдашларга поселокка Тукай исемен бирү тәкъдиме белән чыккан. Аны хуплап алганнар, – дип сөйли Гөлназ ханым.
Гөлназ Яруллина тумышы белән Светлогорский авылыннан. 1999 елда әти-әниләре Тукай авылында йорт салып чыгалар. Гөлназның тормыш иптәше дә Тукай авылыннан.
– Түбән Камада укып кайтып, күрше авылда мәктәптә балаларны укыта башладым. Ирем Илшат белән дә шул чорда кавыштык. Илшатның әнисе мәрхүм иде инде. Ирем гаиләдә төпчек бала. Әбисе урын өстендә иде, шуңа күрә әтине (иренең әтисе) калдырып китмәс өчен, нигезне бетермәс өчен Тукайда төпләнеп калырга булдык. Ике балабыз туды. Кызым да, улым да Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Аллаһка шөкер, килен булып төшүемә дә 23 ел була. Авылыбыз кечкенә булса да, бердәм. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Тукайда төпләнеп калуга бер дә үкенмим. Шундый тыныч, рәхәт урын. Күрше авылга йөреп эшлибез. Кибетебез бар иде. Әти-әни күченеп килгәч, әни кибеттә эшләде. Әни лаеклы ялга чыккач, кибеттә эшләргә кеше таба алмадылар, шуңа кибет ябылды. Мәктәп, мәдәният йортыбыз да юк. Балаларны мәктәптә укыганда автобус килеп ала иде, шуңа бер кыенлыгын да сизмәдек. Хәзер кечкенә генә мәчетебез бар. Биш вакыт азанны да әйтәләр. Мәчетнең ишегендә йозак тормый, шөкер. Мәчетне чисталыкта тоту да минем өстә. Гомумән, авылыбыз бик матур. Яшь парлар бар әле, – ди Гөлназ Яруллина.

Ни өчен Тукай районы Тукай исемен йөртә?
Быел Тукай районы оешуга – 50 ел. Дөрес, моңа кадәр ул район үзәге – Яр Чаллы шәһәре исемен йөрткән. 1976 елны 20 апрелендә РСФСРның Югары Советы указы нигезендә районга Тукай исеме бирелә.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры
Әтнә театрына дәүләт театры исеме бирелүгә быел 15 ел. Шушы тантаналы чарада язучы, дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллин театрга Габдулла Тукай исемен бирүне тәкъдим итә. Бу сүзләрне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплый. Ни өчен нәкъ Габдулла Тукай исеме? Чөнки Тукайның тормыш юлы Казан арты белән тыгыз бәйләнгән. Сүз уңаеннан, Әтнә театры – Россиядә авыл җирендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры. Театр һәр елны Габдулла Тукайга багышланган чаралар оештыра.
– Ике ел элек мәдәният министры Ирада Әюпованың тәкъдиме белән “Ий, Казан арты” дигән театраль тур оештырдык. Татарстанда мондый проект юк әле. Тамашачылар Казан артының бөтен истәлекле урыннарында иммерсив театраль тамаша карый. Һәр елны бу проект 26 апрельдә старт ала һәм көзгә кадәр дәвам итә. Быел “Без белгән һәм белмәгән Тукай” театраль тамашасы әзерләдек. Әлеге тамашада Тукайның Әтнә белән бәйле моңа кадәр билгеле булмаган фактларын барлыйбыз. Әйтик, Габдулла Тукай 1907 елның октябрендә Әтнә волость идарәсенә солдатка алынырга кайта. Шулвакыт тикшеренү үткәндә аңа үпкә чире диагнозы куела. Бу – Тукайның тормышын икегә бүлә, – дип сөйләде Әтнә театры матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Батталова.

Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты
Казан аэропорты өчен тавыш бирүне хәтерлисезме? Хәтерләмәсәгез, хәзер искә төшерәбез. "Россиянең бөек исемнәре" акциясе кысаларында күп кенә Россия аэропортларына Бөек шәхесләрнең исемнәре бирелде. Халык аэропортның кем исемен йөртәчәген үзе алдан сайлады.
Казан аэропорты өчен тавыш бирүнең хәлиткеч этабына Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев чыккан иде. Тавыш бирүчеләрнең күбесе Тукай файдасына сайлау ясады. Шулай итеп, 2019 елның 31 маенда Казан аэропортына рәсми рәвештә Габдулла Тукай исеме бирелде. Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе
Татар дәүләт филармониясенә Тукай исеме милли музыка үсешенә керткән өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан, моннан нәкъ 80 ел элек, 26 февральдә бирелә. 2002 елда бу хакта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров “Шәһри Казан” газетасында басылып чыккан мәкаләдә болай язган: “Сәхнәгә чыгу белән артистларның иң беренче итеп, “Бисмилла”дай күреп Тукай исемен атыйлар һәм “филармония артистлары” дип игълан итәләр. Шул рәвешчә, алар дөньяга сибелгән милләттәшләребезгә безнең милли сәнгатебезне, Тукай телен җиткерүдә саллы зур эш башкарып киләләр. Инде киләчәктә дә Тукай исемендәге бу иҗат учагыбыз милли сәнгатьне таратудан пропагандалау юлыннан тайпылмасын, татарныкы булып калсын иде”.

Комментарийлар