16+

Әлфәт Закирҗанов «Әлдермештән Әлмәндәр» турында: “Сөенәм, минем куркуларым дөрес булмады”

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле янә Камал театрына кайтты. Шул уңайдан премьерадан соң әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов белән фикер алыштык.

Әлфәт Закирҗанов «Әлдермештән Әлмәндәр» турында: “Сөенәм, минем куркуларым дөрес булмады”

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле янә Камал театрына кайтты. Шул уңайдан премьерадан соң әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов белән фикер алыштык.

– Бу әсәр – чын классика. Сюжетны да яхшы беләбез, беренче куелыштагы спектакльне дә күпләр хәтерли. Сез премьераны караганда нинди хисләр кичердегез?
– Мин әлеге спектакльгә куркып килдем, чөнки Шәүкәт абый Биктимеров, Равил абый Шәрәфиевлар уенын беренче тапкыр караганнан соң, аларны да оныттырырлык яисә алар тудырган образлардан тыш әлеге әсәргә салынган идеяне башкача ачып салып буламыни дигән сорау шушы берничә көндә күңелдә булды. Сөенәм, минем куркуларым дөрес булмады. Мин әлеге спектакльне бик яхшы кабул иттем. Гәрчә, алда аталган классика рәвешендә тарихта калган шәхесләребез уйнаганы күз алдында торса да, яңа спектакльне кабул иттем. Рамил Төхвәтуллин һәм Эмиль Талипов уеннары тормыш фәлсәфәсен, әсәрнең үзәгенә салынган төп фикерне тамашачыга җиткерә алдылар дип саныйм. Әлеге артистларыбызның таланты моңа кадәр минем күңелдә булган геройларны, уенны башка яктан да ачу мөмкинлеген бирде кебек. 

– Беренче куелыштан иң нык аерылып торган образ Әҗәлдер, мөгаен. Аның турында нәрсә әйтерсез?
– Эмиль Талипов образы төрле әдәби әсәрләрдә, киноларда урын алган үлемнең җыелма образы кебек тоелды. Аның үз-үзен тотышы, хореография элементлары белән, шушы Әҗәлнең бер караганда куркыныч булуын, икенче яктан караганда,  нәкъ менә әсәргә салынган төп идеяне: үлемнең аның кадәр үк куркыныч әйбер булмавын тамашачыга җиткерә. Бер караганда Әҗәл – шутка да охшап китә, шул ук вакытта кеше яшәешенең бер ягы икәнен дә аңлата кебек. Туфан Миңнуллин әлеге әсәрне язуга бәйле истәлегендә Әҗәлгә нисбәтле мондый фикер әйтә. “Үлем бар. Моны һәркем белә, беркем мәңгелек түгел. Ләкин ул аның кадәр куркыныч та түгел. Кеше үлемне көтеп яшәмәсен, киресенчә, бүгенге көннең кадәрен белеп, иртәгәге көнгә өмет белән яшәсен”, – дигән кебек. Спектакль шушы идеягә буйсындырылган иде. 

– Кайсы актерга кыенрак булды икән?
– Рамил Төхвәтуллингадыр, мөгаен. Чөнки Шәүкәт абый Биктимеровны белмәгән кеше юк. Аның уены ничә яшьтә булуына карамастан һәркемнең күңелен яулап алгандыр. Хәтта спектакль язмасын караган кешеләрнең дә күңеленә кереп калгандыр ул. Мин Рамил Төхвәтуллинның сәләтенә тагын бер сокландым. Мине ул ышандырды. Үзенең көче, рухы, энергетикасы белән сәхнә белән залны тоташтыра алды. 

– Рамил Төхвәтуллин һәм Шәүкәт Биктимеровның киемнәре дә, уйнау манерасы да охшаш кебек тоелды. Ә Әҗәл образларында кискен аерма сизелде.
– Спектакльне бер тапкыр гына карап, бәлки, бөтен нечкәлекләрен тоемлап та бетермибездер. Тагын бер кат килү дә артык булмас. Әҗәл – бөтен халыклар өчен дә уртак. Ә Әлмәндәр – ул татар карты, милли карт. Ул татар рухына салынган олпатлык та, яшәүнең ямен, тәмен белүне дә туплаган. Рамил Төхвәтуллин белән Шәүкәт абый Биктимеров образында охшашлыкны шулай аңлатып була. Гәрчә, алар бер-берсен кабатламыйлар. 

– Тагын бер кызыклы детальгә игътибар иттем. Әҗәл бөҗәкнең үлемен күреп, аны күмеп куйды, дога кылды һәм исемлектән тагын бер җан иясен сызып куйды.
– Мин дә аңа игътибар иттем. Спектакльне караганда шушы детальнең тирәнлеген аңлап бетердем дип әйтә алмыйм. Менә хәзер фикер алышканда, “нәрсә әйтергә теләделәр икән?” – дигән сорау туа. Бу очракта, Әҗәлнең ахыр чиктә төрле диндәге кешеләргә бертөрле килүедер. Мәңгелеккә киткәндә син кем булып китәсең? Күңелеңдә, рухыңда нәрсә алып китәсең һәм исәннәргә нәрсә калдырып китәсең? Шушы сораулар мөһим бит. Текстта булмаган эпизодларны кертеп режиссер тагын бер кат шуңа игътибар итәргә теләде кебек. Залда төрле тамашачы утыра бит. Ахыр чиктә спектакльнең бөтен асылы – адәм затына юнәлтелә. Үлем турында түгел, яшәеш турында уйлау синең гомерең, якыннарыңның гомерен кызыклы, мәгънәле, бәхетле гомергә китерә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading