Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат.
Тулы бер дәвер, легенда ул. Фидан агага 77 яшь иде. 3 май көнне “Бәхет хакы” спектаклендә яраткан тамашачысы белән очрашырга тиеш булган ул, тик...
“Шәһри Казан” Фидан Гафаров иҗатында үскән җырчылар белән хәбәргә чыкты.
Әнвәр Нургалиев: Минем өчен бу хәбәр аяз көндә яшен суккан кебек булды. Башта аптырап калдым, кичкә бөтенләй кәефем төште. Без Азамат белән дә якын аралашабыз. Аңа бик кыен инде. Без барыбыз да легендар шәхесне югалтканыбызны аңладык. Башкортстанда башка Фидан ага кебек кешеләр юк. Ул тулы бер дәверне үзе белән алып китте. Фидан абый бик җор телле, юмор хисле кеше иде. Иң истә калганын сөйлисем килә. Казанда Бауман урамында кунакханәдә тукталдык. Ашап-эчеп алырга чыккан идек. Бауман урамында Фидан абыйның машинасына охшаган машина тора. Нәкъ чия төсендәге джип. Барып карыйк әле дидек, чыннан да Фидан абый. Җәяүлеләр урамының нәкъ уртасында бернәрсә булмаган кебек машинасы янында тора. Безне күргәч: “Егетләр, моннан берәр ничек чыгасы иде бит”, – ди. Ул бер машинага ияреп, шлагбаум ачык булган вакытта кереп калган икән. Фидан абыйга чыгарга ярдәм итәргә кирәк бит. Кибеттән-кибеткә йөреп, ул бит Россиянең халык артисты дип үгетли торгач, шлагбаумны ачтык. Башка кеше бәлки борчылыр иде, ә Фидан абый бу хәлгә дә көлеп кенә, шундый тыныч карады. Фидан абый кайда гына булса да, кемнеңдер җырлавын ишеткәч, урындыгын алып куеп, озак кына уйга батып, тыңларга ярата иде. Миңа: “Син текә инде Әнвәр”, – дип шаяртып, яратып әйтте. Без бер-беребездән киңәшләр сорый идек. Соңгы тапкыр Айдар абый, Фидан абый белән бергә Уфа-аренада җырладык. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырган идек. Соңгы очрашуыбыз булыр дип кем уйлаган соң? Урыннары оҗмахта булсын. Безнең өчен зур югалту бу.
Айдар Галимов: Фидан абый үрнәк алырдай, искиткеч шәхес иде. Бер генә концертны да калдырмады. Позитив, оптимист кеше ул, сокландык. Бәлки, шулай күз дә тидергәнбездер. “Шушы яшькә җитеп, без дә шулай йөрсәк иде”, – дия идек. Фидан абый иҗатында тәрбияләндек, алар иҗат юлында эталон булды. Фидан абый белән кызык хәлләрне санап бетереп тә булмый. Иң уелып калганы – беренче очрашуыбыз. Мин 8 сыйныфны тәмамлагач, Уфа автотранспорт техникумына укырга кердем. 15-16 яшьлек кенә малайлар без. Фидан абый техникумга еш килде, чөнки укытучым, Мөхәммәдиев Илдус Хәмитович, аның якын дусты иде. Җырлагач, баянда уйнагач, Илдус Хәмитович мине бик якын күрде. Мине укытучылар бүлмәсенә чакырып алдылар. Көтмәгәндә бүлмәгә Фидан абый килеп керде. Башында “модный” эшләпә, өстендә плащ, муенда шарф! Ул башка кешеләрдән гел аерылып торды. Бүлмәгә килеп керү белән Илдус Хәмитовичны кочаклап алды, күрештеләр. Ә минем исем-акылым китте, аптырап торам. Беренче тапкыр Фидан Гафаров белән очраштым бит. Фидан абый минем сорау тулы күзләремне күреп: “Гафу итегез, сезгә артым белән басып торам”, – диде. Спектакльдәге күренешне уйнап күрсәтте, диярсең. Мин кем дә, Фидан Гафаров кем? Бу көннән ай-һай бөек кеше булдым, дип көлеп йөрдем әле. Соңыннан үзем дә иҗат юлына аяк бастым. Фидан абыйны чын дус дип тә әйтер идем. Ул беркайчан киңәшләрен жәлләмәде, кирәк вакытта тәнкыйтен дә әйтте. Бер үкенечем калды: быел Фидан абыйны туган көне белән котламадым. Беренче тапкыр... Ул вакытта концертлар, чыгышлар белән баш әйләнгән иде. Аннан соңга калды. Дөрес, без күрештек, әмма вакытында котлыйсым калган. Фидан абый үзе белән матур җырлар, дәвер, хатирәләрне алып китә. Аның рольләрен карап, без чын мәхәббәтнең нәрсә булуына төшендек. Фидан абый башлаган юлны дәвам итәргә насыйп булсын. Безнең өчен бик зур югалту.
Фидан Гафаровның якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыннары оҗмахта булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар