Редакциягә килгән бу хат та — меңләгән хатын-кыз язмышының бер чагылышы.
«Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм», — дип башланган иде ул хат.
Бер ел элек ире белән аерылышкан яшь хатын бүген дә күңелендәге авыр йөкне күтәреп яши. Аерылышу газабы гына түгел, әнисе алдындагы бурыч хисе дә тынычлык бирми аңа.
— Без дүрт ел бергә яшәдек. Шул вакыт эчендә ирем гел әнидән акча сорап торган. Аерылашкач гына белдем бу хакта. Әни исә, кызымның гаиләсе бит дип, сораган саен җибәргән. Кулга да биргән, картага да күчергән. Ул акчаларның кая киткәнен белмибез, — дип яза ул.
Хатын-кыз сүзләренчә, башта вак-төяк ярдәм сораулар гадәти хәл кебек кабул ителгән. Гаиләдә төрле чак була бит. Әмма вакыт узган саен соралган суммалар арта барган. Бер мәлне алар санап караганнар: дүрт ел эчендә ир кеше хатынының әнисеннән 500 мең сумнан артык акча алган булып чыккан.
Бүген бу хатын юридик ярдәм эзли. Суд аша булса да, әнисенең акчасын кире кайтарырга тели. Әлбәттә, мондый очракларда расписка, банк күчермәсе, хәбәрләр барысы да мөһим. Әмма суд акчаны кайтарса да, күңелдәге яраны төзәтә алырмы?
Кайчак иң зур бурычлар акчалата түгел бит ул. Кешелек, намус, рәхмәт хисе белән үлчәнә торганнары да бар.
Бу язманы укыган һәркем бер мизгелгә генә уйланып карасын иде: бүген безгә ярдәм иткән кешеләрнең кадерен беләбезме? Авыр чакта кул сузган кешене онытмыйбызмы? Ярдәмне тиешле нәрсә итеп кабул итмибезме?
Чөнки тормышта барысы да әйләнеп кайта. Бүген син кемнеңдер ышанычын аклыйсың. Иртәгә синең үзеңә дә ярдәм кирәк булырга мөмкин.
Комментарийлар