Муса Җәлил музей-фатирына сәяхәт.
“Үз заманының алдынгы карашлы кешесе булган”
Муса Җәлил турында истәлекләрне барларга, уникаль экспонатлар турында мәгълүмат тупларга безгә Муса Җәлил музей-фатирының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова ярдәм итте. Аның да быел юбилее икән, музейда эшли башлавына 25 ел.

– Муса Җәлил белән ничә ел “бергә” инде сез?
– Музейда 25 ел эшлим. Гомумән, бу музейга килү язган булгандыр инде. Мәктәптә Яңа елга чыршы, кар, Кыш бабай турында җыр әзерлиләр, гадәттә. Ә мин “Салют сиңа, Муса Җәлил” җырын башкарган идем. Шул мизгел бик нык истә калды. Аннан укуны тәмамлаганда реферат якларга кирәк иде. Минем тема: “Моабит дәфтәрләре” булды. Ул вакытта Җәлил музее уемда да юк иде. Музейга очраклы килеп эләктем. Яшәү урынын алыштыргач, яңа эш эзли башладым. Шул вакытта музейга хезмәткәр эзлиләр иде. Кыскасы, музей-фатирга урнашканда миңа 25 яшь иде.
– Җәлил иҗатында иң яраткан әсәрегез?
– “Юллар” шигырен яратам. Аннан төрмәдә утырса да, шаян рухта язылган шигырьләрен дә бик якын итәм: “Хәдичә”, “Борча”, “Томаулы гашыйк”. Бәлки, алар аша ул үзенә юаныч тапкандыр. Дөрес, Җәлил иҗатының иң югары ноктасы – “Моабит дәфтәрләре”. Әмма сугышка кадәр язылган әсәрләрне дә аерып үтәр идем: “Ялгыз учак”, “Серле йомгак”. Ул үз заманының алдынгы карашлы кешесе булган. Татар опера студиясендә студентлар Мәскәүдә белем алган вакыт кына булса да (әле опера театры юк дигән сүз), эшләргә ризалаша. Мәскәүдә фатир ала. Татар опера театры ачылгач, бөтен нәрсәне ташлап, Казанга кайта.
– Музей-фатирның күршеләре гади кешеләр дип беләм. Алар музейга килүчеләргә зарланмыймы?
Февраль-март айлары музей бигрәк тә җанланып китә. Күз алдына китерегез, бер сыйныф экскурсиягә килә. Бу 30 бала дигән сүз. Алар арасында шук балалар да булырга мөмкин. Тар баскычлардан менгәндә ишеккә шакып киткән вакытлары да бар. Мондый очракта күршеләрдән шөбһә ишетәбез. “Муса Җәлил шундый танылган кеше. Нишләп аңа аерым бер музей ачмыйлар”, – дип тә сорадылар. Аларга җавап бер: ул бит монда яшәгән. Монда Җәлил мохите, рухы сизелә. Ул шушы баскычлардан йөргән, шушы диварларга тигән.
Җәлил – музыкант
Муса Җәлилнең шәхси әйберләрен музейга хатыны Әминә тапшыра. Мәскәүдә торган китаплар да, хәзер музейның кадерле экспонатлары. Фотодагы өстәлдә Җәлилнең Мәскәү фатирында булган. Биредә шагыйрь исән чакта ук ясала башлаган бюст та саклана. Муса Җәлил беренче тапкыр сынчы өчен модель булган. Ә ул сынның авторы профессиональ сынчы, рәссам да түгел. Гап-гади укытучы булып эшләүче, гаилә дусты – Гыймат Тимербулатов. Муса Җәлил сынчысына: “Шагыйрьлегемне күрерләр, син минем музыкаль бармакларыма игътибар ит”, – дигән, шуңа бюстта шагыйрьнең нечкә озын бармаклары ачык күренә.
Җәлил мандалинада, фортепианода уйнаган. Дөрес, мандалинада ул балачакта ук уйнарга өйрәнгән. Оренбург якларында бу уен коралы киң таралган. Музейда Җәлил уйнаган мандалина да саклана. Муса Җәлил фортепиано алырга да хыялланган, ләкин өлгерә алмаган, сугышка киткән. Нәҗип Җиһановка юллаган хатында мондый юллар бар: “Мин бер кибеттә клавесин күрдем. Шуны Чулпанга аласы идем, акчам җитмәде. 900 сум тора иде. Акча килгәч, алып җибәрермен инде. Туган көненә бүләк ясыйсы идем”, – дигән.

Җәлил-спортчы
Муса Җәлил гаиләсенең йокы бүлмәсендә дә герой-шагыйрь үз куллары белән ясаган, кулланган әйберләр бар. Әйтик, кызы Чулпанга ясаган уенчык агач чүкеч. Муса Җәлилнең шәхси альбомының күчерелмәсе дә биредә саклана. Җәлил тәбәнәк буйлы, көр гәүдәле булган. Буе кечкенә булгач, балачакта аңа “кәтүк” дип кушамат та такканнар. Ул спортны яраткан, гимнастика белән шөгыльләнгән, күнегүләр ясаган. Волейбол уйнаган, яхшы йөзгән, чаңгыда шуарга яраткан. Оста шахматчы булган. Җиңгән вакытта сабыйларча сөенгән, ә җиңелгәндә үзе турында “гробмейстер” яки “грошмейстер” дип әйткән.


Бер каеш тарихы
Муса Җәлилне ике тапкыр сугышка озатканнар. 1941 елның 13 июлендә аңа повестка килә. Аны политхезмәткәрләр курсына укырга җибәрәләр. Ул Курск өлкәсенә китә. Аннан укуны фронт сызыгыннан ераграк булсын өчен Минзәләгә күчерләр. Минзәлә шәһәрендә укуны тәмамлагач, Җәлил берничә көнгә Казанга кайта. Бу 1942 елның гыйнвар башы була. Икенче тапкыр шагыйрьне фронтка 1942 елның 8 гыйнварында озаталар. Язучылар берлегендә озату кичәсе оештыралар. Кичә тәмамланганнан соң, Җәлил композитор Нәҗип Җиһанов белән Казан урамнарын әйләнеп, сугыш китергән авырлыклар турында сөйләшәләр. Хушлашу вакыты җитә. Шулвакыт Муса Җәлил бабаларыбызның элеккеге йоланы искә төшергән: ерак юлга чыгып киткән вакытта, ирләр билбаулары белән алыша торган булган. Бу – кире әйләнеп кайтуга өмет билгесе. Менә шушы йоланы истә тотып, Нәҗип Җиһанов белән Муса Җәлил каешлары белән алышканнар. Җәлилнең каешы композиторда кала, шуңа аның каеше хәзер дә музейда саклана.

Муса Җәлил йортында кемнәр яши?
Музей-фатир 1940 елда төзелгән йортта урнашкан. Аны махсус интеллегенция вәкилләренә бирәләр. Җәлилнең күршесе, мәсәлән, математика укытучысы булган. Шулай ук шушы йортта Нәҗип Җиһанов, опера җырчысы Мөнирә Булатова, актриса Фатыйма Ильская да яшәгәннәр. Бүген бу фатирларда танылган шәхесләрнең нәсел дәвамчылары да тора: Нәҗип Җиһановның оныгы, Мөнирә Булатованың кызы.

Тиз гашыйк булган
Муса Җәлил Казанда рәсми гаиләсе белән яшәгән: хатыны – Әминә һәм кызы Чулпан белән. Дөрес, аның тагын ике баласы да булган. Альберт Җәлилов – Муса Җәлилнең улы, инде мәрхүм. Аның уллары Камил һәм Алик әфәнделәр исән-сау. Нәсел дәвамчыларында шагыйрьнең шәхси әйберләре дә саклана дип сөйләде музей хезмәткәрләре. Ләкин аларны музей фондына тапшырмаганнар. Муса Җәлилнең икенче баласы – Люция Җәлилова. Ул Санкт-Петербургта кызында Лилиан Наврозашвили белән яши. Аларда Җәлилнең язу машинасы саклана. 2001 елны Җәлилнең гаиләләре турында “Язмыш бүләк иткән очрашулар” дигән күргәзмә эшләгән. Анда нәсел дәвамчыларыннан да экспонатлар куелган. Ләкин музейга күчермәләр алырга рөхсәт ителмәгән. Күргәзмә тәмамлангач, аларны кире гаиләләргә тапшырганнар.
Муса Җәлилнең кызы Люция: “Әти безнең янга килә иде”, – дип сөйләгән. Җәлил үзенең автобиографиясендә дә: “Алиментларым бар”, – дип язган. Ул балалары барлыгын яшермәгән. Муса Җәлил тиз гашыйк булучан кеше булган, моның турында да истәлекләр саклана.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар