16+

“Бу спектакльне күбрәк тәрбия чарасы буларак карарга кирәк”

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектаклен тәкъдим итә.

“Бу спектакльне күбрәк тәрбия чарасы буларак карарга кирәк”

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектаклен тәкъдим итә.

Тамаша Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

– Безнең мәдәни үзәк Ватанны саклаучылар елына зур әзерлек белән килде. Узган елны республика күләмендә фронтта һәм тылда батырлыклар күрсәткән кешеләр турында фәнни конференция үткәрдек, аның нәтиҗәләре буенча җыентык бастырдык. Шулай ук 40тан артык батырларны берләштерүче “Батырлык. Горурлык. Дан” фотокүргәзмәсен оештырдык. Ул ел дәвамында чараларыбызның бер өлеше булды. Шушы проектлардан безнең ел проектыбыз – «Мин – җан – туфрак» спектакле үсеп чыкты, – дип аңлатты Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова.

 «Мин – җан – туфрак» спектакленә сценарийны Язучылар берлеге әгъзасы Луиза Янсуар һәм режиссёр Резедә Гарипова иҗат иткән.

– Игътибарны Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык күрсәткән кешеләрнең тарихларына юнәлттек. Каһарманнарның хатларын кадерләп саклап калган гаиләләр бар. Бу хатлар һәрберсе дә исемле, аларның артында төрле язмышлар тора. Бөек Ватан сугышы герое булып танылмаган кешеләр дә, үз җирен, үз туфрагын саклар өчен китеп, язмышы, күргәннәре белән ватанпәрвәрлекләрен раслаганнар. Бу хатларны укыгач, документаль әсәр иҗат итәсебез килмәде. Без кешеләргә җан җылысы, туган туфрак белән бәйләнеше турында сөйләшү җитмәвенә инандык. Хатларның кайберләре спектакль дәвамында да яңгыраячак. Беләсезме, керәшеннәрдә “яшәү тантанасы” бар. Алар иң фаҗигале, драматик мизгелләрдә дә юморга урын табалар. Тамашачыларга шушы рухны күрсәтәсе килә, – ди Луиза Янсуар.

Төп рольләрнең берсен башкаручы Олег Фазылҗанов спектакльнең гомумкешелек сыйфатларына кагылуын ассызыклады.

– Сугыш тематикасы сәхнәләрдән югалып торган иде. Дөресен әйткәндә, борчылырга җирлек булды. Тарихыбызны онытабыз икән, алга таба яши алмыйбыз, нәрсәнедер югалтабыз дигән сүз, шуңа күрә әлеге спектакльгә теләп алындым. Үземнең гаиләдә дә сугыш афәтен татыган бабайларым бар. Әсәр керәшен гаиләсе турында сөйләсә дә, бар кешелек проблемаларына кагыла, – ди ул.

Илфак Хафизов исә, әлеге спектакльдә Андрейга әйләнә. “Бу җыелма образ. Нәсел, туган туфрак, сугыш фаҗигасе темалары һәркемгә якын. Без бу темаларны керәшеннәрнең милли колориты белән баетыла. Миңа иң кыены шушы колоритны бозмыйча, җиренә җиткереп башкарып чыгу”, – ди актер.

Катнашучылар арасында гореф-гадәтләрне саклаучылар – «Казансу», «Айбагыр» (Казан шәһәре), «Нардуган» (Теләче районы), «Чулпы», «Нур» (Балык Бистәсе районы) керәшен ансамбльләре дә бар.

Спектакльнең премьерасы 12 октябрь “Чулпан” мәдәният үзәгендә узачак. Оештыручылар сүзләренчә, әлегә спектакльне бер тапкыр кую гына планлаштырылган.

– Спектакль Мәдәният министрлыгы һәм Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә. Бу проект коммерциягә юнәлтелмәгән. Билет бәяләре бары мәйданчыкның аренда бәясен генә каплый. Спектакльне өлкәннәр дә, яшьләр дә килеп карый алсын өчен артык югары бәя куймадык. Бу спектакльне күбрәк тәрбия чарасы буларак карарга кирәк,– диде мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading