16+

Көнбатыш илләренең икеяклы сәясәте сугышлар китереп чыгара

Казанда 15 майда Бәшир Рамиев ИТ-паркында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркеменең пленар утырышы булды.

Көнбатыш илләренең икеяклы сәясәте сугышлар китереп чыгара

Казанда 15 майда Бәшир Рамиев ИТ-паркында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркеменең пленар утырышы булды.

оссия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Пленар утырыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Изге Коръәннән аять укуы белән башланды. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, БМО Генераль секретарының югары вәкиле Мигель Анхель Моратинос, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Юсыф бин Мөхәммәд Әл Дубаи, шулай ук йөздән артык дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, бизнес һәм фән даирәсе вәкилләре катнашты утырышта.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Көнбатыш илләренең икеяклы сәясәте АКШ һәм Израильнең Иранга каршы һөҗүменә һәм шул рәвешле Якын Көнчыгышта кораллы бәрелешләргә китереп җиткергәнлеген искәртте.

– Инфраструктура җимерелә һәм дистәләрчә еллар дәвамында җайга салынган халыкара элемтәләр  чылбыры өзелә. Шул ук вакытта, көнбатыш дип аталучы дөнья кабат икеяклы стандартлар күрсәтә, ачыктан-ачык алып барылган агрессия гаепләнелми, якланыла хәтта. Төркем җитәкчелеге Россия Президенты белдергән мөнәсәбәт тарафдары: Иранга бәрү ул турыдан-туры һөҗүм булып тора, аңа сәбәп тә һәм аклау да юк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе фәләстин – израиль низагының да җитди мәсьәлә булып калуын әйтеп үтте. Анда гуманитар кризис барлыкка килде, Израиль явызлыклар кыла, изге җирләргә керү ябык.

– Безнең ил һәрвакыт БМО Иминлек Советының карарларын үтәү яклы булды. Россия бәйсез, мөстәкыйль Фәләстин дәүләте төзү яклы. Россия тиңдәшлек һәм хаклык тарафдары, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышларда гомум кыйммәтләрне саклау, илләр арасында тиңдәш хезмәттәлек уртак фикер буларак яңгырады, Иранга һәм Фәләстингә теләктәшлек белдерелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading