– Әлмәндәр образындагы охшашлык сезнең таләп идеме? – Аны таләп итеп кенә булмый, бу уртак карар: рәссам да, башкаручы артист та, гомумән, коллектив та. Беребез дә Әлмәндәрне үзгәртергә әзер түгел. Аның өчен бу спектакльгә бөтенләй чиста биттән караучы яңа буын килергә тиештер.
– Ә Әҗәл? – Без бит инде Әҗәлне дә күчереп ала алмыйбыз. Марсель абыйдан ачык урлашу булачак. Әлмәндәр – ул якынча шул чордагы авыл карты. Ә Әҗәл әсәрдә берничек тә сурәтләнмәгән, киеме нинди икәне дә язылмаган. Анда диалог кына, шуңа күрә һәркем аны ничек күз алдына китерә ала, шулай уйлап чыгара. Ул, әлбәттә, башкача булырга тиеш.
– Эмиль Талиповка “карт-бланш” бирдегезме? – Без аны төрлечә эзләп карадык. Иң авыры – Әҗәлне табу булды. Менә нинди соң ул? Ярый, беренче куелыш вакытында, бәлки, смокинг киеп, битне акка буяп чыгу чит, ят булгандыр. Ә хәзер смокинг кию гадәти әйбер кебек. Шуңа күрә Әлмәндәрнең Әҗәлгә “собака” дип әйтүенә, “үлем – көлке” дигән сүзләргә таянып эшләдек. Әгәр күз алдына китерсәң, бу чынбарлыкта булган хәл түгел, ә Әлмәндәр картның үлем исереклеге. Мин аны үзем өчен шулай күз алдына китердем. Чөнки тикшерә башласаң, бу дин канунарына да туры килеп бетми. Газраиль бар, ә Әҗәл дигән әйбер юк. Әлмәндәр карт: “Карале, безнең авылда 91 яшькә кадәр җиткәннәр юк иде”, – дип, “күк канцеляриясендә кәгазьләремне югалтканнардыр. Исләренә төшсә, килерләр инде”, – дип бу вакыйганы күз алдына китергән. Шуңа күрә Әлмәндәр карт Әҗәлне нинди итеп күз алдына китерергә мөмкин, шундый булырга тиеш. Әйтик, Әҗәл шул замандагы түрәләр кебек кара Волга машинасында йөри.
– Әҗәлнең эт шикелле улавы, димәк, әсәргә нигезләнгән? – Әйе, пьесадан чыгып, андагы сүзләргә нигезләнеп, шундый Әҗәл образы туды.
– Бу спектакльгә килүчеләргә башта нәрсәне карарга? “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең видеоязмасынмы, Курчак театрында куйган спектаклегезнеме, әллә чиста бит кебек Камал театрына килергәме? – Кайвакыт кешеләр режиссер һөнәренең асылын аңлап бетерми. Ә берничә төрле куелышны карагач, режиссерның нәрсә эшләгәне аңлашыла. Режиссер әсәрне төрлечә куя ала. Режиссер эшенә дә авторлык хокуклары бар, шуңа без бер-беребездән кабатлый алмыйбыз. Билгеле, тамашачының бер яраткан әйберне шундый ук итеп күрәсе килә, ә безнең алай эшләргә хакыбыз юк. Бу плагиат була. Әлбәттә, андый уңышлы спектакльдән соң, аңлыйм, чагыштыру булачак һәм ул безнең файдага булмаячак. Без Марсель абыйлардан соң туганга гаепле түгел бит инде. Әгәр Туфан абый бу әсәрне язып, миңа алып килеп биргән булса, бәлки, мин дә, сәләтем җитсә, аны Марсель абый кебек куяр идем. Аны беркем әйтә алмый.
Комментарийлар