Шигырь тыңларга һәм спектакль карарга да яратасыз икән, 30-31 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына килегез.
Анда “Гомер моңы” дигән спектакльнең премьерасы була. Ә ул Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, нәниләрнең дә, өлкәннәрнең дә яраткан әдибе, бик күп матур җырлар авторы Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга багышланган. “Аның тормыш юлын һәм бай иҗатын колачлаган бу спектакльдә аның 45ләп шигыре яңгыраячак ,” - диделәр бу тансык тамашага атап уздырылган матбугат конференциясендә.
Дөресен әйтергә кирәк, мондый шигъри спектакльләр бармак белән генә санарлык сәнгатебездә. Шуңа да идеясе белән кызыксындык. Ә ул иҗат итәргә яратучы балаларның “Глаголица” фестиваленә барып тоташа икән. Дистә елдан артык үзенең иҗат учагы янына кулларына каләм тоткан малай-кызларны җыйган әлеге конкурсның жюри рәисе булып озак еллар Роберт абый Миңнуллин торган. Ул илһам канатларында тибрәлгән балаларга гел хәер хаклы булып, әсәрләрен гадел бәяләргә өндәгән. Шуңа да аларның шактые әдәбият юлыннан Тукай әйтмешли, кораб алга бара. Бу эшнең төп иганәчесе “Бәхетле тарихлар” хәйрия фонды булган. Шагыйрьнең вафатыннан соң да алар аның “Глаголица” яшәргә тиеш!” - дигәнен истә тотып, бу эшне дәвам итәргә теләгәннәр. Спектакль эшләү идеясе белән дә алар чыккан. Бу хакта әлеге фондның директоры Елена Исламова тәфсилләп сөйләде. Ә спектакль шагыйрьнең балачак хатирәләренә нигезләнгән. Гаилә кыйммәтләрен сакларга кирәклеген искәртеп тора.
Бу гадәти булмаган, ләкин бик кирәкле, бик вакытлы спектакльне тудырырга Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт Яшь тамашачы театры алынган. Аларда быел шәхесләр елы икән. 5 спектакль кую планлаштырылган. Менә шул канвага җайлы гына кереп утырган ул Россия мәдәният фонды грантын откан бәхетле спектакль. Сценарийны Булат Минкин язган. Режиссеры Эльдар Гатауллин.
- Бу спектакль карадың да оныттың булырга тиеш түгел, һәркемне уйландырырга тиеш . Тамашачылар яшен 12 дип куйсак та, балаларын ияртеп гаиләләр килер дип көтәбез, - диде театрның директоры Илнур Гайниев.
Матбугат конференциясенә шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова да килгән иде. Аның дулкынлануы аңлашыла. Иң кадерле кешесен, әтисен югалту әрнүе бетмәгән, ул гел йөрәген әчетеп тора. Ә инде әтисенең исеменең, иҗатының киләчәккә баруын, бүген дә хезмәт итүен күрү җанында горурлык һәм сөенеч уята.
Журналистлар тарафыннан бирелгән спектакль булгач, аның конфликты да, чишелеше дә булырга тиеш дигән “борычлырак” сорауга да елмаеп кына :“Әтиемнең тискәре сыйфатлары юк иде, һәрхәлдә, мин хәтерләмим”, - дип җавап бирде. Әлеге спектакльнең төп киңәш бирүчесе дә Таңсылу булган. Ә шигырьләрне режиссер үзе сайлаган. Бигүк таныш булмаган шигырьләр дә кергән диделәр. Димәк, тамашачы Роберт Миңнуллин дигән зур йөрәкле, олы талантлы шагыйрьне караган саен кабат, яңача ачачак.
Роберт Миңнуллинны әнисенә багышланган шигырь -җырларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Әнкәйләргә сүздән-моңнан һәйкәл куйган кеше бит ул. Шуңа да спектакльдә Ана образын Халидә Сөнгатуллина башкарачак. Баязит Кәримов дигән бала да шагыйрьнең сабый чагын уйнаячак. Шулай итеп, Шагыйрь образын өч артистка бүлеп биргәннәр. Рамил Вафин һәм Айрат Шамс бик дулкынланып премьераны көтәләрдер. Миңа калса, монысын үземнән чыгып әйтәм, тамашачы да дулкынланадыр. Әле кайчан гына арабызда булып, мыек астыннан елмаеп шигырь җырларын күңелләргә уеп йөргән шагыйрьне исән килеш сәхнәдә күрү шигырьләрен ишетү көтә бит аны. Күз яшьләрсез генә дә булмастыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар