Сәхнә шул ук, ләкин театры башка. Камал театрында аншлаг белән барган Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Казан егетләре”н Тинчурин театры яңарткан.
Режиссер – Айдар Җаббаров.
“Башны җиләттә торган” спектакльләр дә кирәк Иң беренче булып бу әсәрне Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә чыгарды. Эчкечелек чәчәк аткан чорда айнып бетмәгән халык өчен дүрт егетнең салган башта авылга килеп эләгүе турында әсәр үтә урынлы тоелгандыр. Гогольнең “Ревизор”ында: “Кемнән көләсез, үзегездән көләсез”, – дигән кебек булган. Ул вакыттан инде дистә еллар узган. Шөкер, хәзер яшьләр “Казан егетләре” кебек үк кыланмый. Һәркем өчен җавап биреп булмый, төрлесе бардыр, ләкин эчкечелек – “мода”да түгел. “Хәзерге заман өчен актуальме соң бу?” – дип тә сорарсыз.
Яхшы, эчкечелекне җиңдек ди, ә менә демография мәсьәләсе киеренке. Хатын-кызлар гына яшәгән авыл чынбарлыкка әйләнеп куймагае. Белмәсәгез белеп торыгыз, Россия хатын-кызлар саны буенча узган ел дөньяда беренче урынны алды. Илдә 63 процент хатын-кыз һәм 37 процент ир-ат исәпләнгән. Әсәрдәге кызлар кебек: “Андагы егетләр, тазалар, чибәрләр”, – дип уфтанып утырырлык калмасын инде.
Дөрес, кызлар да хәзер кимен куймый. Әсәрдә егетләр-кызлар бер-берсенә бер күрүдән гашыйк булса, хәзер исемне белгәнче үк фатир, машина, хезмәт хакын белешәләр. Бер карасаң, дөрестер дә. Көч хәл белән айныган Казан егетләренә шундый шәп, тырыш кызлар эләгүе гадел түгел кебек.
“Казан егетләре” үз заманының хиты булган. Хәзер дә, ышанам, тулы заллар белән барачак. Чөнки халыкка “башны җиләттә торган” спектакльләр дә кирәк. Спектакль башлангач ук залны яңгыратып көлүче тамашачылар бар. Кызык булганга көләләр дисезме? Юк. Елап булмаганга көләләр. Еларга сәбәпләр өстәлеп тора, менә син шундый вакытта көлеп кара әле. Көләсең инде, кая барасың.
Кемдер өчен театр – рухи азык алу урыны, ә кемдер өчен – ял. Моңа тыныч карарга кирәк. Ял итәргә дип килгән тамашачылар соңыннан рухи азык та эзли башлый. Һәрхәлдә өметемне өзмим. Шунысы да кызык: “Казан егетләре” премьерасы – Рамазан аена туры килде. Очраклыдыр инде, шәт.
Тинчуриннар – кызыграк, Камаллар – табигыйрак Элек куелган әсәрне янәдән кую – зур җаваплылык. Теләмәсәң дә чагыштырачаклар. Билгеле, театр да, актерлар да моңа әзер дип уйлыйм. Камал театрында куелган әсәрдә төп рольләрдә – Рамил Төхфәтуллин, Айрат Арсланов, Раушан Шәрипов, Илдус Габдрахманов иде. Тинчуриннарның “Казан егетләре” – Артем Пискунов (Альфред) , Эдуард Никитин (Алмаз), Салават Хабибуллин (Фирдәвес) һәм Зөлфәт Закиров (Тукай).
Камал театрында “Казан егетләре” барганда мин әле тумаганмын. Шөкер, интернет барысын да хәтерли. Камал театры куйган тамашаның бер сәгатен эзләп таптым. Камал егетләре Тинчуриннардан айныграк булып чыкты бит әле. Исерекләрне шәп уйнасалар да, Тинчуриннарны бераз айнытасы килде. Сугыш чукмары Алмазның сүзләрен башта аңламадым.
Дөрес, Тинчурин театры актерлары образларын үзләре дә кызык-кызык сүзләр белән баетып торды. Альфредның (Артем Пискунов): “Тор Тукай, килеп җиттек. Әйдә үсте-үсте”, – дип көйләп сөйләве дә ни тора. Шулай да Тинчуриннар – кызыграк, Камаллар – табигыйрак.
Тинчурин театрында яшьләр турында спектакльләр җитәрлек. Әйтик, Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” әсәре дистә еллар сәхнәдән төшми. Анда да дүрт егет каладан авылга мәдәният йортын җиткерергә кайта. Гомәр-Заһир (Артем Пискунов белән Зөлфәт Закиров) бу әсәрдә дә дуслар. Гомәр белән Альфредның образлары, Заһир белән Тукайның образлары охшаш, шуңа күрә вакыты-вакыты белән “Казан егетләре”н караганда “Ак тәүбә, кара тәүбә”не искә төшердем.
Шулай да Камал һәм Тинчурин театрларында куелган “Казан егетләре”нең бер охшаш ягы бар. Ул да булса, кызлар рольләре. Камалдан дүрт кыз – Люция Хәмитова, Әнисә Сабирова, Раушания Юкачева, Фәридә Сафина. Тинчуриннан дүрт кыз – Эльвина Кәримова (Асия), Зәринә Сафина (Хәбибә), Әдилә Хәсәнова (Фәүзия) һәм Эльвина Насыйбуллина (Фирдәвес). Барысы да бик үтемле уйнадылар.
Тинчурин кызларының мотороллерга төялеп егетләрне кыйнарга баруы да, артларыннан бензопила белән йөгерүләре дә мавыктыргыч, сүз дә юк. Егетләрнең җаннарын алып, иманнарын укыттылар. Гашыйк булгач, кызларга хас нечкә күңеллелекне дә күрсәттеләр. Миңа калса, бу спектакль хатын-кызлар өчен бер әсбап та була аладыр. Фирдәвеснең Фирдәвесне эшләтүен генә карыйк. Эльвина Насыйбуллина Салават Хәбибуллинның аркасына көрәк терәп, бөтен ашыгыч эшләрне эшләтеп бетерә. Мылтык терәп торалар дип ышанган Салават Хабибуллин ялганны ачыклагач: “Сез бит эш фәрештәсе”, – дип әйтә дә майлап куя. Сынап карарга кирәк әле.
Шешә тотып бию: бәхетем син шәраб... Иң истә калган образларның тагын берсе – Мартыныч-Мөбәрәк. Егетләрне алдап-йолдап авылга алып кайткан кеше. Камал театрында бу рольне Рәшит Шамкай уйнаган булган. Тинчуринда исә, Мөбәрәк – Алмаз Фәтхуллин. Җиренә җиткереп уйнады, сүз юк. Шәраб турында җырлагач, хәтта шешәне сабый бала кебек кадерләп тотып биеп тә алды. Бу алымны ошатмаучылар булыр, мөгаен. Әмма миңа калса бик урынлы. Хәзер дә андый кешеләр барлыгын истә тотсаң, каз тәннәре йөгерә. “Бәхетем син шәраб, тәхетем син шәраб” – бик бәхетсез кешенең җыры бит инде бу...
Спектакльдә яңгыраган җыр-биюләргә сораулар юк. Вакыт машинасына утырган кебек тамашачыны шул чор рухына алып кайталар. Күпләр өчен бу спектакль шаулы яшьлек елларын искә төшерер. Кемдер сагыныр, ә кемдер көенер. Шунысы хак: көләсе килсә дә, елыйсы килсә дә барыгыз. Бәлки, “Казан егетләре”ндә бушанып дәва табып кайтырсыз.
Алмаз Хәмзин: Без шушы егетләр кебек үстек. Булды инде андый хәлләр. Бөтенесен күрмичә, кеше булып булмый. Типкәләнсәң дә, бәргәләнсәң дә чыныгасың, әгәр башыңны югалтмасаң. Үзеңне югалтмаска кирәк. Бу әсәр, эчкечелек культы түгел, киресенчә, аңа каршы.
Марат Яруллин: Айдар Җаббаровның бөтен спектакльләрен дә бик теләп карыйм. Иң күп аның спектакльләренә йөримдер. Гастрольләрдән буш вакытта театрга вакыт табарга тырышам. “Казан егетләре” арасыннан миңа иң охшаганы Альфредтыр, мөгаен. Аның энергиясе минекенә якын. (Бәлки, кызлар белән сөйләшү алымнарыгыз охшаштыр? – Авт. И.Г.) Бәлки, дөрестән дә шулайдыр. Һәр образ үзенчәлекле, кызыклы. Егетләр дә кызлар да булдыра. Барып карарга кирәк.
Әсәрнең сюжеты бик гади. Инженер белемен алган дүрт Казан егете диплом тапшыру кичәсеннән соң, яхшы гына “бәйрәм итеп”, бер авылда уяналар. Заманында авылда аракы заводы эшләгән. Ул ябылгач, ирләр дә кайсы кая таралган. Шулай итеп, авылда бары хатын-кызлар гына калган.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар