Матур гадәт буенча үзенең туган көнен җырчы яраткан тамашачылары белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында үткәрде.
Затлы, моңлы җырлар, биюләр, көйләр белән үрелеп барган концертта без дә кунак булдык. Тамаша башланганчы Айдар Фәйзрахманов белән сөйләшергә дә җитештек.
– Тамашачының минем юнәлештәге концертларга сусаганын сиздем. Концертта сәхнәдәш дусларымны җыям. Күбесенең минем концертларда җырлый башлаган мәлдә хәтта атказанган артист исеме дә юк иде. Ә бүген алар атказанганнар, халык артистлары: Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин. Быел 71 миңа, алга таба 72, 73, 74 һәм башкалар. Бүген күкедән сорыйм: “Күке, гомерем күпме”, - дим. Ул кычкырып җавап бирә. 10га тутыргач, Аллаһка шөкер диям дә, сәхнәгә чыгам, - дип сәхнәгә ашкынды Айдар абый.
Айдар Фәйзрахмановның концертын сүзләр белән генә тасвирлап бетереп булмас. Ә менә концерт дәвамында Айдар абый тамашачыга нинди яктан ачылды? Ул нинди кеше? Бу сорауларга җавапны таптык кебек.
Кунакчыл, әдәпле. Айдар Фәйзрахмановның туган көненә аның иҗатташ дуслары җыелган иде. Ул һәрбер артистны үзе чыгарды, җыр тәмамлангач, сәхнәдә үк рәхмәт әйтте. Айдар абый тамашачыны “кыздырып” җибәргәч, һәр җырчы алкышларга күмелеп кереп китте. Үзенең туган көне булса да, ул гүзәл затларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Ир-ат җырчылар белән ирләрчә кул биреште. Айдар Фәйзрахмановтан этикет дәресе булды бу.
Таләпчән. Айдар Фәйзрахманов инде күп еллар Дәүләт фольклор музыкасы ансамблен җитәкли. Аның төгәллек, чисталык, пөхтәлек яратуы ансамбльнең чыгышларында да чагыла. Костюмнар зәвыклы, бер артык элементлар да юк. Биюдәге хәрәкәтләр турында әйтеп тә тормыйм. Биючеләрнең бармак очлары, үкчәләре дә, хәтта бервакытта борыла. Бу зур тырышлык, иксез-чиксез репетицияләр нәтиҗәсе. Дәүләт фольклор ансамбленең артистлары хәтта автобуста да сөйләшми, чөнки ул - ял итү урыны. Айдар Фәйзрахманов дистәләгән еллар төзегән тәртипләр бу. Бәлки, кемдер алар белән килешмәс тә, әмма Айдар абыйның алымнары нәтиҗәле. Бу хакта Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов та әйткән иде. Ул да ансамбльдә эшләп киткән җырчыларның берсе бит. “Дәүләт фольклор ансамблендә эшләү - чын мәктәп. Мин хәзер дә, мәсәлән, соңга калмыйм. Бу сыйфат миңа сеңеп калды”, - дигән иде. Иҗатка килгәндә бик таләпчән кеше ул.
Тугры дус. Айдар Фәйзрахманов концертында иң шәп номерларның берсе - Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов һәм Миңгол Галиев белән уртак чыгыш иде. Вакыт машинасына утырып, үткәннәргә кайтып килгән төсле булдык. Айдар Фәйзрахманов гармунда, ә Әсхәт Хисмәт белән Миңгол Галиев аңа кушылып җырлый. Бу чыгыш беркемне дә битараф калдырмады. Әсхәт Хисмәтовның чыгышларын еш күрәбез, шөкер. Ә Миңгол Галиевка игътибар җитеп бетми кебек. Айдар абый тугры дус буларак, моны сизгән, күрәсең. Сүз уңаеннан, Миңгол абыйга быел 85 яшь тула. Ә тавышы бер дә үзгәрмәгән, күз тимәсен. Тамашачы белән очрашуны сагынган шул. Без дә аны сагынганбыз. Җиңел, һәр сүзнең мәгънәсен тоеп җырлады. Айдар Фәйзрахманов үз туган көнендә бүләкләр өләште. Әсхәт Хисмәтов белән Миңгол Галиевка да үз куллары белән истәлекле бүләк тапшырды.
Остаз. Айдар Фәйзрахманов концертына яшь башкаручыларны да чакырган. Динар Шәрәфетдинов һәм Сөмбел Кыямованың маэстро аерым билгеләп үтте. Айдар Фәйзрахманов кебек классик сәнгать юлын дәвам итүче яшьләр бар. Татарстанның халык артистының концертында чыгыш ясау - дәрәҗә.
Затлы. Концерт дәвамында Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән көйләрне Ильяс Камал җитәкчелегендә оркестр башкаруында тыңладык. Айдар абыйның укыган һәр шигыре, һәр сүзе ихлас булды. Тамашачыларга әйткән саубуллашу сүзләре дә бик тәэсирле иде. “Шушы бер ел эчендә генә дә миңа тормыш икеләтә, өчләтә кадерле булды. Вакыт бик кызулады, тиз үтә башлады. Иҗатташ дусларымны бик ихтирам итәм, яратам. Берсен дә югалтасы килми. Мине дә югалтмасыннар иде”, - диде ул. Кайсы яктан карасаң да, затлы җырчы инде ул!
Әсхәт Хисмәтов: Сәнгатькә килгәнче, мин төзелештә эшләдем. Ул вакытта Профсоюз урамында укытучылар клубына йөри идем. Айдар да шунда килә иде. Анда Айдарга охшаган тагын бер егет бар иде. Икесен янәшә куйсаң, игезәкләр диярсең. Кайвакыт Айдар исәнләшкәч, аптырап кала идем. “Без синең белән күрештек бит бүген”, - дия идем. Ә ул Айдарның “игезәге” булган. Бу инде мамай заманында булган хәлләр. Айдар бик ачык күңелле кеше. Берәр нәрсә сорасаң, “юк” дими. Хәзер җырга рөхсәт сорый торган заман килде. “Ул минеке”, - дип кычкыралар, талашалар. Ә бит җыр җырланырга тиеш. Айдар бу яктан, беркайчан каршы килмәде. “Рәхәтләнеп җырла”, - гына диде.
Миңгол Галиев: Айдар бик кешелекле ул. Мин аның беренче чыгышларын да хәтерлим. Опера театрында эшләгән вакытын да, баян белән сәхнәгә чыгуларын да. Без аның белән фикердәшләр дә, чөнки иҗат - рухи тәрбия бирергә тиеш. Хәзер, кызганыч, рухи тәрбиягә игътибар аз. Айдар үзе дә бик әдәпле, тәрбияле кеше. Татар сәнгатен танытуга да зур өлеш кертә. Коллектив белән дә эшли, җырлар да иҗат итә. Ничек җитешә икән? Аңа иң мөһиме - исәнлек-саулык телим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар