Таң атканны жирдән ун мең метр биеклектә каршы алырга, кошлар кебек болытлар өстендә очып йөрергә, – очучы һөнәренең романтикасы күпләрнең хыялыдыр.
Ләкин очучы Әхтәм Җамалиев өчен күк – гади генә эш урыны түгел, ә очсыз кырыйсыз сәхнә. Җырлар – аның һәр очышының тугры юлдашлары.
Әхтәм Җамалиев Чирмешән районы Утыз Имән авылында гаиләдә бишенче бала булып туа. Балачакта иң яратып уйнаган уены – хоккей. Һөҗүм итүче булган ул – иң яхшы уенчы булган. Хоккейчы булырга да уйлаган, тик аның язмышы күкләрдә язылган булган шул. “Кышын хоккей, ә җәйләрен – чөгендер басуы. Безнең чор кешеләренең балачагы эшләп узды инде. Яшь чакларыбызда “клуб”ка йөрү дә булмады. Кичләрен тыкрыкларда бүрәнәләр өстендә гармуннар уйнап, җырлап-биеп аулак өйләр үткәрү үзе бер бәхет иде. Хәзер авыл яшьләре дә кич утыруларның тәмен белми, кызганыч”, – ди Әхтәм абый.
Әхтәм абыйның авиация белән кызыксынуына өч туган абыйсы сәбәпче. Ул Ленинградта хәрби училищены тәмамлаган. Җәйге ялга кайткан чакта, Әхтәм абыйны да кызыктырган. Шулай да Әхтәм абый үз юлын сайлаган. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, 1981 елда Оренбург шәһәрендә Бугуруслан очучылар училищесына укырга кергән. Беренче тапкыр күккә 1982 елны Як-18Т самолетында күтәрелә. Бу көнне ул хәзер дә оныта алмый әле: “Куркуга караганда дулкынлану күбрәк иде ул мизгелдә. Җирдә “5” легә белсәң, һавада “3” легә беләсең дигән принцип бар иде... шуңа үзем дә инандым. Монда югалып калырга, каушарга ярамый. Барысы да тәҗрибә белән килә”, – ди ул. Шул көннән башлап, 37 ел дәвамында күк йөзен аркылыга-буйга гизә. «Авиасервис» һәм «Икенче Казан авиапредприятиесе»ндә бизнес авиация бүлегендә эшли.
37 ел очу дәверендә куркыныч очраклар да булмый калмый: двигатель отказ бирү, начар һава шартлары – техника белән эшләгәндә барысы да була торган хәлләр. Киеренке мизгелләр Әхтәм абыйны да читләп үтми. 2000 еллар башында 20 октябрьне ул беркайчан да оныта алмас, мөгаен. “Инде көннәр салкынайткан иде, ә безнең өстә юка гына куртка. Пассажирлар юк иде. Вертолетның бер двигателе отказ бирде. Кырга төшеп, техниканы саклап төн кундык. Бик тә өшегән идек”, –дип искә алды ул көнне Әхтәм абый.
Әхтәм абыйның иң яраткан маршруты – Казан белән Чирмешән арасы. Бу юл нәкъ аның авылы өстеннән үтә торган була. “Иң матур җир – безнең Татарстан. Очкан вакытта картадан да карарга кирәк түгел – Татарстан чигеннән тормыш шартлары да, табигате дә үзгәрә”, – ди тәҗрибәле очучы.
Гадәттә күп ел буе очучы булып эшләгән кешеләр, лаеклы ялга чыккач, күкне сагына. “Җиргә төшкәч, күкне уйлап йөрергә түгел, җирдәге эшне эшләргә, җир тормышы белән яшәргә кирәк. Күккә менсәң – җирдәге эшләрең калырга тиеш. “Һаваны сагынам” дип йөргән кешеләргә сәерсенеп карыйм”, – дип үз фикерен белдерде Әхтәм абый моның турында. Актык очышы 2020 елда була. Хәзер тулысынча гаиләгә бирелгән. Ул лаеклы ялда, хатыны Гөлнара апа белән игезәк уллар тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары бар. “Җиргә төштем инде. Реалист булырга кирәк. Мин – романтик та, реалист та”, – ди ул үзе турында. “Очучы – романтик профессияләрнең берсе”, – дигән иде ул Халык җәүһәрләре фестивалендә. Һөнәре генә түгел, Әхтәм абый үзе дә романтик булып чыкты. Хатыны Гөлнара апа белән танышу тарихлары да күкләрдә язылган икән. – Дус кызым “бер җиргә барабыз” дип, Совет яшьләре көненә алып барды. Шунда Әхтәм абый белән таныштырды, әллә алдан шундый планы булган инде... Икенче көн иртән тулай торак бүлмәсенең ишегенә шакыйлар. Ишекне ачып җибәрсәм – яшь, матур, төз буйлы, формадан Әхтәм басып тора. Мәхәббәт тарихыбыз шул көннән башланды. Ул рейслар арасында минем янга килде. Буш рейсы булганда үзе белән шәһәр өстенә очышка да алып менде. Ике-өч атнадан “Мин сине авылга чакырам”, – ди. Чирмешәнгә кайтып, әти-әниләр белән таныштык. Тагын ике атнадан килде дә “туйны кайчан ясыйбыз?” – ди. Мин “кыш көне” дип, аның сүзен чынга алмадым. Бер ел да үтмәде – өйләнештек. 1 октябрьдә туй ясадык. Аэропорт кунакханәсендә яшәгән иң матур вакытларга кайтыр идем әле”, – ди Гөлнара апа, яшь чакларын сагынып. Әхтәм абыйның җырлавын туй көнне генә белә. Ә бүген ул аның иҗатның иң тугры тамашачысы.
Әхтәм Җамалиевның җырлавын тыңлаганнар, аны консерваториядә белем алган дип тә уйларга мөмкин. Консерваториягә укырга керергә дә уе булган, тик очучы булу теләге җырчы булуга караганда өстенрәк чыккан. Училищеда укыганда бер концертны да калдырмыйча катнаша торган була. “Без яшь вакытта, Ак Барс җиңгәч, хоккейчылар “бум”ы бар иде, хәзер җырчылар “бум”ы китте... Җырлыйсым килә дип кенә җырчы булып булмый. Мин үзем күңел кушкач, баянымны алып утырам да, сәгатьләр буе җырлыйм”, – ди ул.
Очучы Әхтәм абый зур сәхнәләрдә лаеклы ялга чыккач кына чыгыш ясый. Шулай да аның иҗатын сөюче тугры тамашачылары бихисап. “Якын дустым Зиннур Закиров үзенең баянын бүләк итте. Шул баян белән 2023 елда “Таһир Якупов исемендәге фестиваль”дә катнашып, гран-при яуладым. Бәйгеләрдә катнаша башлавыма баян этәргеч булды”, - ди ул. Әхтәм абыйның йортында бер почмак грамота, мактау кәгазьләре белән тулган. Ул хәзер дә конкурс, фестивальләрдә беренчелекне бирми. Моңа өстәп, Нәҗип абый Бәдретдинов белән төркемнәрен булдырып, авылларда, санаторийларда концерт программалары куеп, гастрольләрдә дә йөри. “Авылларга еш кына концертлар белән чыгабыз. Безнең тамашада бернинди шоу-шу булмагач, тамашачы җыю кыенрак. Әллә халык моңнарыннан бизгәннәрме шунда? Сәхнә – артист өчен изге урын. Хәзер җырчылар сәхнәне ташлап, рәтләр арасында йөгерәләр – тамадалардан аерма юк. Күз алдыгызга китерегез: пилот штурвалны ташлап, пассажирлар янына чыгып утыра. Андый пилотны кем мактасын? Очучының урыны – штурвал, җырчыныкы – сәхнә”, – дип катгый әйтте Әхтәм абый.
Менә шундый төгәл, гадел һәм җор телле кеше ул. Әхтәм Җамалиев уртаклыклары булмаган ике һөнәрне берләштереп, үз хыялларына тугры кала алган. Ул күк йөзе эш урыны гына түгел, илһам чыганагы да булырга мөмкин икәнен, ә җырлар – хәтта ун мең метр биеклектә дә ышанычлы дуслар икәнлеген исбатлаучы шәхес.
– Мин кечкенә вакытта вертолет күрсәм – кул болгап кала идем. Вертолеттан җирдә булганнар күренәме соң?
– Очучыларга астагы кешеләр күренә. Мин үзем дә кечкенә вакытта гел самолет, вертолетларга сәлам бирә идем, вертолетта очканда да астагыларга кул болгый идем.
- Биеклектән курыккан кеше очучы була аламы?
– Әлбәттә! Мин үзем 10 этаж балконыннан карарга куркып торам. Ә вертолетта канат бар – шуңа ышанам.
– Нәрсә белән идарә итү җиңелрәк: машинамы яки вертолетмы?
– Кеше гомер буе шофер булып булып – шофер булып бетә алмаска, очучы гомер буе очып та – очучы булып бетә алмаска мөмкин.
– Очучыларның очыш алдыннан фотога төшми, уңыш теләсәләр – очышка чыкмыйлар дигән сүзләр бар. Сез мондый ырымнарга ышанасызмы?
– Ышанмыйм. Хәрби очучыларда андый ырымнар бар. “Задание” белән очышка чыкканда шулай эшләүләрен ишетеп беләм.
– Очучыга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
– Сабырлык, төгәллек, тәвәккәллек,салкын канлылык һәм, иң мөһиме – инструкциядән тайпылырга ярамый, “Руководство по летной эксплуатации” ул – һава законы.
ТаңЧулпан
Комментарийлар