16+

Сугыш эзләре: авылдан чыккан легендар легионерлар һәм гаилә серләре

Сугыш тәмамланганга инде ничә еллар, әле дә билгесез солдат язмышлары ачыкланып тора.

Сугыш эзләре: авылдан чыккан легендар легионерлар һәм гаилә серләре

Сугыш тәмамланганга инде ничә еллар, әле дә билгесез солдат язмышлары ачыкланып тора.

Легионерлар язмышы турында китап бар миндә. Анда Советлар ягына чыккан легионерларның архив документларына нигезләнеп, исемнәрен бастырганнар. Ул исемлеккә безнең авылның ике кешесе дә кергән. Шушы исемлекне тагын бер кат барлап утырганда, “Шәһри Казан” газетасының баш редактор урынбасары Эльза Рафаил кызы Хамматованың авылдашы Биектау районының Зур Битаман авылы кешесе 1910 елгы Измайлов Газиз Ибраһим улының исеменә тап булып, Эльзага күрсәттем. “Бу хакта якташым, язучы Зиннур абый Хөснияр белергә тиеш, ул тарих белән кызыксына, тарихи романнар иҗат итә, иң яхшысы бу хакта Зиннур абыйга хәбәр итәргә кирәк”, – диде ул. Шул ук биттә Зиннур абыйның авылдашы, Бикнарат авылыннан Игенат Ифатуллинның да барлыгын күреп алдык. Китабымны күтәреп, “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары баш редакторы Зиннур Хөснияр янына киттем.

– Син зур яңалыклар белән килгәнсең, – дип сүзен башлады язучы Зиннур Хөснияр. – Тарихи романнар язучы кеше буларак, минем өчен һәр эпизод кадерле. Гомумән, Дөбьяз төбәге зур тарихка ия булган җирләр. Мин моның шулай икәнлегенә очраклы гына кызыксынуларым китерде һәм әйтергә кирәк, бер-берсенә бәйле вакыйгалар һәм шәхесләр мине уйланырга мәҗбүр итте. Болар хакында соңрак сөйләрмен. Исемлеккә кергән Ифатуллин Игнат кем дисеңме? Чыннан да, безнең авылда андый кеше булган. Ләкин ул – Гыйниятулла Һидиятуллин, аның исемен кыскартып Гыйният, дип йөрткәннәр. Советлар ягына чыккач, куркуыннан исемен һәм фамилиясен элеккесенә аваздаш итеп үзе үзгәрткән. Гыйният абыйның хатыны Асия исемле иде, аны яхшы хәтерлим. Гыйният абыйның ике баласы бар. Сугышка киткәндә, хатыны Асияга кызымны сакла, дип киткән була. Ул киткәч, малае туа. Улының дөньяга киләсен дә белмичә сугышка китә. Ни кызганыч, туган авылга әйләнеп кайтмый. Асия апа да, улы Рәфкать абый да мәрхүмнәр инде. Йортлары бүгенгесе көндә дә саклана. Анда шушы нигезгә килен булып төшкән Наҗия апа гомер итә. Оныкларына сезнең бабагыз, легионер булган дип әйттем. Алар нәсел җепләрен тагын да яхшырак белү өчен шәҗәрәләрен эшләтүне максат итеп куйдылар. Эзләнә торгач, тагын бер кызыклы фактка тап булдым бит әле. Гыйният абыйның хатыны Асия апаның әтисе композитор Хәбибулла Әхмәдуллин. Данлыклы “Аккош маршы”ның авторы. “Аккош маршы” әле дә популяр. Бик көчле скрипкачы булган. Ул чорның атаклы скрипкачысы Гали Мостафа улы Зайпиннан дәресләр алган кеше. Салих Сәйдашев, данлыклы Апанаевлар нәселеннән булган Вәли Апанаев, Хәбибулла абый бергәләп “Шәрык” клубында оркестр оештырып, концертлар куйганнар. Аларның чыгышын тыңларга Габдулла Тукай концертларына килә торган булган. Хәбибулла ага кремльдә концертмейстр булып та эшләгән кеше, гомеренең соңгы елларында Камал театрында музыкант булып эшли. Мөселман дине музыкага, сәнгатькә каршы булган дисәләр дә, җыр, театр сәнгатен татарда муллалар күтәргән. Татарның зыялы уллары күбесе указлы муллалар була, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә, шул ук вакытта меценат буларак, татар халкына тугры хезмәт итеп, халыкны аң-белемгә тарта, сәнгатебез дә шул чорда активлашып китә. “Аккош маршы”н язган Хәбибулла абыйның кушаматы “кара малай” булган. Бу хакта композитор Вахит Монасыйпов әйтеп калдырган, аның сүзләре энциклопедиягә кертелгән. Әлегә Битаман кешесенең кем икәнлеген ачыклап бетермәдем. Аның да нәселләрен табарга җыенам.

– Зиннур абый, немецларга әсирлеккә төшкән Совет сугышчылары язмышына йогынты ясаган Шәфи Алмаз сезнең Дөбьяз ягыннан бит. Кем ул Шәфи Алмаз?
– Шәфи Алмаз – Габдрахман Гыйбадулла улы Галиуллин ул. Кайбер тарихи документларда Шәфи Алмаз әсирлеккә төшкән татар сугышчыларын Советларга каршы сугышырга җибәрә, дип күрсәтелә. Шәфи Алмазның татарларны берләштерүе юкка булмагандыр, ул аларны ач үлемнән, немец каһәреннән коткару өчен махсус оештырган булуы да бар. Бу хакта тарихта билгеле, галим Искәндәр Гыйләҗев бик тәфсилләп язды. Дөрес, кайбер галимнәр Шәфи Алмазны хурлап, немец ялчысы, дип күрсәтте. Аларда да хаклык бардыр, мин бу кешене якларга җыенмыйм. Ләкин дошман ялчысы булды микән, әмма шунысы төгәл билгеле, ул илне түгел, ә коммунистларны, большевикларны яратмаган. Моның сәбәбе дә булган. Тарихта билгеле, революция елларында хәлле гаиләләргә көн күрсәтмәгәннәр. Дөбьязда гади гаиләдә туып үскән ямщик малае Казанга килеп, данлыклы бай Казаковларда приказчик булып эшли. Бик елгыр, шома, үткен малай була. Казаков бу егетне бик хөрмәт итә, аңа кызы Әминәне кияүгә бирә. Илдә үзгәрешләр башлангач, Габдрахман Галиуллин революция вакытларында Германиягә күчеп китәргә мәҗбүр була. Үзенә Шәфи Алмаз тәхәллүсен ала. Аннан Төркиягә күченә. 1921 елларда Шәфи Алмаз Төркиянең Мәскәүдәге илчелегендә дә берничә ел эшләп ала. Ул чорның зыялы кешеләренең берсе була. Мин бу шәхескә Гитлер ялчысы дигән тамганы такмас идем. Әлбәттә, аның Гитлер ягында булуын акламыйм. Ләкин ул татарларны исән калдыру өчен тырышкан. Бер генә мисал китерәм, бу факт тарихта билгеле, немецларның концлагерьларында меңләгән кеше туплана. Менә шул вакытта Шәфи Алмаз Мисыр патшасы белән элемтәгә кереп, мөселман солдатлары әсирлектә интегәләр, аларны Мисырга алыгыз әле, дип сөйләшүләр алып бара. Ул вакыттагы Мисыр белән Судан бер ил була, аның короле Фарук мөселманнарны үз иленә алырга риза була. Бу эш белән шөгыльләнүче илчеләр дә килә. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән Муса Җәлил, Абдулла Алиш көрәштәшләре турында ачыклыйсы, эзлисе әйберләрем шактый. Дөбьяз ягыннан булган Шәфи Алмаз аларның язмышына зур роль уйнаган шәхес. Ул татарларның язмышы белән кызыксынып тора. Безнең Гыйният абый белән дә күрешми калмагандыр, андый җирдә якташлар бик якын була. Мөгаен, Гыйният абый Муса Җәлил белән дә күрешми калмагандыр. Ул иҗат кешесе буларак, хатынының әтисе Хәбибулла абыйны белми калмагандыр дим. 
Лилия Нурмөхәммәтова. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading