16+

Тукай премиясе лауреатлары билгеле

Быел – яшьләрчә! Камал театры бинасында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырылды.

Тукай премиясе лауреатлары билгеле

Быел – яшьләрчә! Камал театры бинасында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырылды.

Премия 1958 елдан башлап һәр ел саен җәмгыять тарафыннан киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Быел бу премиягә 8 кеше лаек булды. Премияләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

– Чын күңелдән бүгенге тел бәйрәме, Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм! Кичә Кырлайда бик матур чаралар узды. Кырлай музее яңарды. Әлбәттә, җитди сөйләшүләр дә булды. Безнең алда Тукайның 150 еллык юбилеен Россия һәм дөнья күләмендә үткәрү максаты тора. Бу юнәлештә эшне башладык. Безнең сорау буенча Президентыбыз Владимир Путин указ чыгарырга тиеш, шушы бәйрәмнән соң 150 еллык юбилейга әзерлекне башлыйбыз. Габдулла Тукай – безнең өчен үрнәк. Ул дөньякүләм танылган шәхес. Чит илләрдә яшәүчеләрне дә шушы премиягә тарту юнәлешендә эшлибез. Аерым премия булырмы – киңәшләшербез. Бүген дәүләт премияләрен тапшырабыз. Шушы эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. 

Быел премиягә «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен аның иҗат төркеме (Резеда Зәйниева (Гобәева), Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов); «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен шагыйрә Лилия Гыйбадуллина; төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе Наил Маганов һәм иҗат төркеме әгъзалары (Павел Корчагин, Эрдни Чавлинов, Сергей Вертелецкий) лаек булды. 

«Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме узган елда премиягә дәгъва кылган иде. Быел да шундый ук составта гариза тапшырганнар һәм бәхет тә елмайган. Беренче тапкырдан булмаса да – лаеклы җиңү. 

– Һәр апрель яңа төрле хисләр белән үрелеп килә. Узган елгы премиядән соң һәркем яңа эшләр, хисләр белән янды. Тукай шәхесе бик зур, аны тулысынча ачып бетереп тә булмый. Мин аның иҗатын 10–11 сыйныфлардан башлап тирәнтен өйрәнәм икән. Без бик бәхетле, әлбәттә. Премия алганнан соң күңел тынып калды, – ди Резеда Гобәева.

 – Әле хисләрне аңлап бетереп булмый, бераз вакыт узгач кына аңларбыз, ахры. Минем төрле спектакльләрем бар. «Тамашачының фикерен күңелгә якын алмыйм», – дип әйтү ялган булыр иде, бәлки. «Казанга Тукай кайткан» спектаклен караучыларның фикере инде аеруча мөһим булды. Минем өчен иң югары бәя: «Спектакль караганнан соң Тукай китапларын табып, аның иҗатын яңа яктан ачтым», – дигән сүзләр, – ди спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров. 

Премия лауреаты Лилия Гыйбадуллина белән дә фикерләшеп алырга җитештек. 

– Әлбәттә, бу премияне алу шатлыклы да, җаваплы да. Бу – безнең буынга ихтирам билгесе һәм шул ук вакытта буыныбыз иңенә тапшырылган җаваплылык та. Премия лауреаты булу күңелле. Әмма аны аклау, шушы исемне күтәреп йөртү – икенче мәсьәлә. Мин аны яхшы аңлыйм. Иҗатымны танып, санлап олылаганнары өчен рәхмәт. Киләчәктә дә лаек булып, татар сүзенә, Тукайлы татар шигъриятенә тугры булып яшәрмен һәм иҗат итәрмен дип өметләнәм.

– Берничә тапкыр дәгъва кылучылар да бар. Димәк, сез беренче тапкырдан ук премия лауреаты булдыгыз? 

– Әйе. Мин ничәдер тапкыр тәкъдим ителәсе икәнен белмәдем дә, уйламадым да. Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегеннән каләмдәшләрем тарафыннан бертавыштан тәкъдим ителү, аннан Язучылар берлегенең бу тәкъдимне хуплавы нәтиҗәсендә бүген күкрәгемдә шушы медаль. Минем эшем — фәкать иҗат итү, язу гына. Башка этапларда, тупас итеп әйтсәк, кысылмадым. Иҗат кешесенең төп эше — иҗат итү. Әгәр язган әсәрләреңне таныйлар, кадерлиләр икән, анысы аеруча күңелле. Тукай премиясе минем өчен — иҗат юлының бер өлеше. 

– Бүген иҗатыгыз иң югары ноктасындамы?

 – Иҗат әһеленең үз-үзен бәяләвендә авырлыгы да, бәхете дә шулдыр: иҗатны башка кеше бәяләсә – күңеллерәк. Бу премия иҗатка тугры булырга, тагын да тырышыбрак иҗат итәргә стимул бирә. 

– Илһам чыганагыгыз нәрсә?

– Тормыш, милләт, милли яшәешебез, киләчәк турында уйларыбыз. Бездән соң кем кала? Тел нинди хәлдә булыр? Шушы сораулар уйландыра һәм иҗат итәргә этәрә дә инде. 

– 50, 60, 70 елдан Тукай премиясенә дәгъва кылучылар булырмы икән?

 – Булыр дип өметләнәм, ышанам. Китабым тышына чыгарылган шигарь буенча «дәвамы бар» дип уйлыйм. Мин киләчәккә ышана торган кеше. Киләчәккә ышанып яшәмәсәң, язуның мәгънәсе юк. Бездән соң килгән иҗатчылар буыны уңышлары өчен сөенерлек булсын иде. 

Уйлану гына: быел Тукай премиясен яшьләр алды дисәк тә буладыр. Бу – безнең буында да сәләтле иҗатчылар булуын раслый. Премия аларны безнең көннәрне тарихта сурәтләп калдырырлык әсәрләр иҗат итәргә этәрер дигән өметтә калабыз. Мәкаләне исә Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова белән әңгәмәдә әйтелгән сүзләр белән тәмамлыйсы килә: «Бәйрәм безнең сүздә генә түгел, гамәлләрдә дә күренсә иде. Төп гамәл – гаиләдә татар телендә сөйләшү. Һәркем татар телендә аралашуга, сөйләшүгә кечкенә булса да өлеш кертсен иде. Тукай премиясенә дәгъва кылучылар булу сөендерә. Киләчәктә дә бу премия яшәсен өчен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, гаиләдә эшләргә кирәк».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading