16+

Тукай рухы бүген дә яши: шагыйрьләр нинди яңалык алып килә

“Халык үзенең җырчысын аралап алды...Ул һаман беренче “халык шагыйребез” булып калыр”.

Тукай рухы бүген дә яши: шагыйрьләр нинди яңалык алып килә

“Халык үзенең җырчысын аралап алды...Ул һаман беренче “халык шагыйребез” булып калыр”.

Тукайның туган көненә

Өр-яңа шигырь кирәк-

Иске авыздан яңа сүз

Язып җибәр тизрәк!

Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Мирза каләменнән төшкән ихласи мөрәҗәгатен, шундыйрак “өй эше” бирелүен көтеп торгандай, каләм ияләребез “ятакларыннан сикереп торып”, каурый каләмнәрен “эшкә җиктеләр” дип фаразлыйм.

Җитмәсә, күренекле шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның элегрәк язылса да, яңгырашын югалтмаган “Казанда шигырь бәйрәме, кунакка кайткан Тукай” тезмәсе дә яшен-картын иҗатка рухландырды.

Ул тора карап сокланып

Шул изге каласына,

Бар шагыйрьләр җыр язып

Җәйде аягы астына

(Л. Шагыйрьҗан. “Казанда – Тукай”).

Үзе әйткәнчә, “Тукай бишмәтеннән чыккан” Л.Лерон җылытып торган “сырмасы” өчен остазына рәхмәтен әйтеп калырга ашыга: “Тукай кыйблам минем. Бөекләр күп, Тукай – берәү. Мең мәртәбә якын үз Тукай”, дигән сүзләренең йөрәгеннән чыкканлыгын инкарь итеп булмый.

“Тукай сеңелләре” дип аталырга лаеклы, талантлы хатын-кызларыбыз иҗатлары хәзерге әдәбиятыбызның бер хәзинәсен тәшкил итәләр. Саный-атый башласаң, горурлык, кәпрәю хисе юк-бар мәшәкатьләрне оныттырып: Э.Шәрифуллина, Р.Гарифуллина, Р.Рахман, Ф Гыйззәтуллина, Г.Закирова, Л.Кәшфиева, Р.Әхтәмова, Ф.Солтан, Л.Янсуар, Л.Гыйбадуллина һәм исемнәре аталмаган күп санлы каләм ияләренең уйлануларын, “сагышларын”, төрле өслүбләрне Тукай шәхесе берләштерүен бәхәс уятмас дип фаразлыйм. Барча каләм ияләрен якынлаштырган бер үзенчәлекне онытмыйк: Тукай наменә элегрәк язылган багышлауларда бу көннәрдә үзләренә “игътибарлырак” булуны сорыйлар. Өлкән буын хатын-кыз каләм ияләренә яңа буын шагыйрәләре өстәлә тора. Л.Хәмидуллинаның вакытлы матбугатта урын алган “Тормыш куласа”, Р.Яруллинаның “Йөрәк сизә”, Л.Лотфуллинаның “Сагынам сине” (иң якын, йөрәк сереңне ышанып тапшырырдай кешегә генә “син” дип эндәшәләр).

Г.Ибраһимованың “Аклык” шигырьләренең эчтәлегендә Тукай рухына, аны дөньяга бүләк иткән милләтенә тугрылык  тәкрарлана. Л.Сәлахованың “Якты эзләрең калды сызылып” дигән шигырендәге гомумирәк сүзләрнең мәгънәләрен ачуга омтылышы, хисләренең ихласлыгы күңелдә “уелып” калалар.

Мирас булып калган иҗатыңда

Күпме рухи байлык, тәрбия.

Милләтемнең мәшһүр Тукае син,

Синең алда халкым баш ия.

(Л. Сәлахова. “Якты эзләрең калды сызылып”).

Өлкәнрәк буын шагыйрәләреннән Рәсимә Гарифуллинаның Тукай наменә багышланган “Җырлы Тукай”, “Янәшәмдә Тукай” исемле шигъри новеллалары игътибарымны җәлеп иттеләр. Әлеге авторның Балык Бистәсе аймагының кыю егет-кызларының Казан ханлыгы ауганнан соң да, көрәшләрен дәвам иттерүләре турындагы тарихи истәлек-язмалары белән таныш булып, шигъриятен бәяләгән мәкаләм басылып чыкса да, аның Тукайга нисбәтән “Җырлы Тукай”, “Янәшәмдә Тукай”исемле шигъри новеллаларына игътибар итмәгәнмен. Русча белсәм, “а зря” дияр идем”

“Җырлы Тукай” шигырендә ул җырга-моңга гашыйк үсмернең “Тәфтиләү” белән “Әллүки” көйләрендә үзенә юаныч, таяныч табуы үзәккә алынса, “Янәшәмдә Тукай”да бөек шагыйрьнең һәр милләттәшенә рухи терәк булуына басым ясала.

Яңа буын шагыйрьләребезнең берсе - Марсель Шәрәпов “Әткәй тальяны” җыентыгында урын алган “Укып тормыйм Тукайны!” шигырендә “хәреф чүпләп вакытын уздырмыйча” гына аңа мондый бәясен бирә.

Апуш – Тукай югарыдан фикер йөртә,

Һич зарланмый, сыкранмыйча тормыш көтә.

“Шагыйрьләр йөри төркем-төркем” дигән гоманымны күңелемдә тотып, Язучылар берлеге әгъзаларының иҗатына “күз салырга” булдым. Юкса, “ялагайлыкта” гаепләүдән куркып, аларны әйләнеп узалар ә миңа инде бу “өрәк” янамый.

Үзенең Татарстанда да кирәклеге чыгачагын эчке сиземе белән тоеп, Чуашстан егете Ркаил Зәйдулла Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алып, М.Мәһдиев, Х.Миннегулов, Ф.Хисамова, Х. Госман, Д.Тумашева һ.б. укытучыларын хөрмәт белән искә (беренче икесе турында шигъри юлламалары да бар) алып сөйләүдән туймый. Туып-үскән төбәген онытмаса да, ул тиз арада республикабызның күренекле шәхесе дәрәҗәсенә күтәрелә. “Тирән серләре булганда”, күренекле әдип, халык шагыйре Ренат Харис белән чуашча да “чәкелдәшеп” алалар. Без - мәхлуклар авызларыбызны ябарга онытып, мишәрең әйтмешли, “күзләрне паталакка багып” тәк утырабыз. Хәзер Р.Зәйдулла төрле әдәби, тәнкыйди, иҗтимагый мантияләргә лаек: ул халык язучысы, депутаты, Тукай бүләге иясе, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы һәм рәисе... Төрле әдәби жанрларны, бигрәк тә шигъриятнең төрле юнәлешләрен каләмендә “биетүче” олы шәхес.

1985 елда язылган “Йокысызлык” шигырендә Тукайга шәхси якынлыгын, хәтта аның “дәвамчысы” булып саналырга да каршы түгеллеген калкытып куя.

Һәркем шигырь яза...

Һәм Тукайга

Мөрәҗәгать итә чор аша.

Һәр кешенең үз Тукае!

Мин дә үз Тукаем белән очрашам.

Кем өчендер йоклый алмау шәхси фаҗига, борчылу булса, “безнең” шагыйрь Тукай рухын тәрәзәгә сибелгән ләйсән яңгыры дип кенә калмый, ә аны “Таң йолдызы булып...бүлмәсенә күзен салган “бәгырь” сыйфатында күзаллый.

“Шагыйрьләрнең каберләрен эзлим” парчасында шигыренең исеменә “аңлатма” бирә:

Кичерегез, борчып йөрсәм әгәр,-

Шагыйрьләрнең каберләрен эзлим!

Тынгысыз җан монда тарта мине

Каеннары изге, туфрак изге.

(Р. Зәйдулла. “Шагыйрьләрнең каберләрен эзлим”)

Күренекле татар шагыйрьләренең каберләрен “барлап” йөргәндә аларның фаҗигале язмышларын “Чын шигырьгә әверелә шагыйрь” тезмәсенә “сыйдыра”.

Ә чын шигырь - Тукайдагы сыман

Тишек үпкә белән түләнә.

Тукай гына түгел татар сүз сәнгатенең башка югары кимәлле шагыйрьләре дә  шуңа якын язмышка дучар булганнар икән.

Чын шагыйрь - Җәлилдәге кебек

Баш бәясе белән түләнә.

Ә чын шагыйрь Туфандагы сыман -

Сөрелүләр белән  түләнә.

(Р.Зәйдулла. “Чын шигырьгә әверелә шагыйрь”).

Туфан исеме аталгач, аның дөньядан китүенең сәбәпләрен ачыкларга омтылучылар югалып калып, шул хакта күрше кызчыгыннан сорыйлар.

- Туфан ничек вафат булган -

Беткән яшел карасы...- дигән җавапка “лаек булалар”. (З. Мансуров. Дөньядан китү сәбәбе”.(10.06081.).

Бу көннәрдә Тукай юбилеена мөнәсәбәт җитди һәм уңай булса да, кайбер “төерле” сораулар да туа тора. Әйтик, Р.Зәйдулланың Тукай рухына, иҗатына хөрмәте ифрат олы булса да, ул остазының мирасында сакланган берише фикерләре белән “бәхәскә” кереп алуны “мәртәбәгә” дә, шагыйрь рухын кимсетүгә дә санамый.

Тукайның “Җеп” шигырендәге төрлечә уйлауга, бәяләүгә урын калдырган “Рус белән тормыш кичердек сайрашып..Без туган бер җепкә теркәлеп...” дигән гыйбарәсе үз заманында ук сәерсенү уята. Тукайның бу сүзләре сәяси этикет яисә эчке җан әрнүен “бастыру” өчен генә әйтелгәнен аңласа да, Р.Зәйдулла кайнап чыккан җан гарьлеген “Кайда соң ул Тукай күргән...бергә теркәлгән җеп?” - дигән  соален калкытып кую белән генә чикләнмичә, әлеге җөмләдәге мәгънәнең нәкъ киресен раслаучы фикерен алгы нәүбәткә чыгарып, сакраменталь соравын калкытып куя:

Тукай Гаязга эндәшкән,

Мин соң кемгә эндәшим?

Һәм шунда ук  үзенең Тукай белән шәхси “бердәмлекләренә” басым ясый.

- Кем өчендер малай.

- Миңа - абый

Шуңамы мин ныграк сагынам, - ди ул шул ук “Йокысызлык” шигырендә.

Р.Зәйдулланың борчылу, уйлануларын, өметләрен каләмдәшләре тулыландыралар.

Татар шигърияте белән җиһанны таныштыруга армый-талмый хезмәт иткән, бик күп әдәби “күчтәнәчләр” иясе Газинур Моратның әсәрләренә композицион оешканлык, төгәллек һәм мәгънәви яктан көтелмәгән борылышлар, “шигъри балкышлар” хас. Аның “Литва мозаикасы” бәйләменә кергән “Литва татарлары”, “Межелайтис” һәм үзебезнең Тукайдан соң иң бөек шагыйребезгә багышланган “Дәрдмәнд кабере” һәм, әлбәттә инде, “Шагыйрьнең кайтуы” балладасы теләсә кайсы сүз остасының “сайланмасын бизәрлек тезмәләр.

Җилләр генә түгел -

Зилзиләләр

Юган эзне...Юган хәтерне.

Ярый әле. Вакыт отып калган

Шигырендәге һәр юл - сәтырны.

“Дәрдмәнд кабере” шигыреннән китерелгән өзектә заманага, иҗатына күңелләрдә уелып калырдай бәя бирелү, рәнҗетелеп, яңадан “кайткан”  шагыйребезнең бөеклегенә ишарәсе үтемле. Сүз әһелләрен “Вакыт” үзе сайлап алып, үзе үк бәяли икән.

Г.Моратның Тукай иҗатына, наменә тәкълид итеп язылган шигырьЛәреннән иң уңышлысы - “Шагыйрьнең кайтуы” балладасында кеше белән табигать, аның күрекләре - күбәләкләр арасындагы бердәмлекнең мәңгелек булуына киная үзәктә тора. Тукайның атаклы “Әйт әле, Күбәләк...” гыйбарәсе Г. Морат әсәренең таяныч ноктасы дәрәҗәсенә күтәрелә.

Әй шатлана иде күбәләкләр

Нәни Апуш килсә болынга.

Сөйли Апуш, дәшә вәкарь белән:

- Без ирекле, - димәк, бертуган.

Апушның беразга югалып торуын болын күбәләкләре авыр кабул итсәләр дә, мәгәр аларның борчылуларын сөенечле хәбәр алыштыра: - “Апушыбыз шагыйрь булган лә баса, туры Тукай атлы!” Аның вафатыннан соң да “Саумы. Кояш!”, шагыйрь җаны хөр Ватанга “кайтты болынга”, дип сөенешәләр күбәләкләр. Үзәктә табигать белән адәм баласы арасындагы мәңгелек бердәмлеккә дан җырлана.

Г. Моратның “Болгар чатында” шигырендә Тукайның үзе генә рәхәт тормыш эзләмичә, милләттәшләре өчен дә сызлануының бер “кыйбласы” күренеп ала.

Янган бәхет хозурында

Яшәп ятса рәхәт, җай,

Бугазларга төер булып

Утырмас иде Тукай!.

(Г.Морат. “Болгар чатында”)

Ел да аңа апрель иртәсендә

Ак әбиләр чәчәк китерә.

(Г.Морат. “Тукай һәйкәле эргәсендә”.)

Г. Моратның үз-үзенә биргән бәяләмәсеннән дә төгәлрәк һәм “түгәрәгрәк” аңлатманы башка берәүнең әйтә алуын  күз алдына да китерә алмыйм.

Минем хакта хак булганны

Сөйләшмәсеннәр бозып.

Мин - мәзәк шикелле кыска,

Әкият кебек озын.

(Г. Морат. “Автопортрет”)

Аның киң күңелле ачык йөрәкле шәхес икәнлеге литвалыларга, безнең Тукай дәрәҗәсендә йөртелгән, Межелайтисның үлгәннән соң “кайдалыгын төгәл әйтеп бирүендә ачык чагыла”:

- Межелайтис кайда яши?

- Урман әкиятендә.

- Межелайтис кайда яши?

- Һәр литвалы җанында.

Үз сүзен курыкмыйча әйтә белгән Газинур Морат иҗатының үрендә “аягын бөкләп утыра”. Аңа тагын да кыюрак та, җылырак та шигъри ачышлар телик!.

Атналык газетабыз “Мәдәни җомга”ның беренче мөхәррире Зиннур Мансуров озак еллар дәвамында шул басма белән җитәкчелек итүе белән бергә үзен шигърияткә, тәнкыйтькә багышлый һәм бу өлкәдә үз фикерләү дәрәҗәсе, сурәтләү чаралары, дөресе, үз кабатланмас өслүбе булган әдип буларак таныла.

 Ул - метафоралар, югала барган борынгы татар, гарәп-фарсыдан кергән алынмаларга таянып, тел байлыгыбызны саклауга юл тоткан шагыйребез.

З. Мансуров иҗатында илһам чыганакларыннан Тукай иң яратып таянган иҗатчыларның берсе. Бик күп сүз осталары шикелле, Тукайның бала чагында ишекне ача алмыйча, туңуын сурәтләгән “Туңу”.Тукайның унөч елы”, “Шагыйрь янәшәсендәге урынны”, “Бурыч” һәм башка тезмәләре “бозны эретеп” киләләр. “Апрель ахыры. Кырлай. Шагыйрь туе. Тәхетендә Тукай утыра” кебек юллар иҗатчының бөегебезгә ихтирам “җимешләре”.

Хәзерге шигъриятебезнең иң зыялы, тыйнак әгъзасы булса да, үз юнәлешен, өслүбен яклауда З.Мансуров белән бәхәскә кермәвең хәерлерәк.

Нәтиҗә урынына шул хакыйкатькә басым ясап үтәсем килә.инде Ходай ярлыкаган гомерләрен яшәп, олы-олы мираслар калдырган Хәсән Туфан, С.Хәким, И.Юзеев, С.Сөләйманова, Л.Шагыйрьҗан, Г.Афзал, Ә.Баянов һ.б. бөекләребез Тукайга мөнәсәбәтләрен, бөек шәхесебезгә олы ихтирамнарын әйтеп  калырга ашкындылар.

...Уральски кырларында

Күтәрелде юлда тузан:

Тукай кайтты Казанына

Пугачевлар узган юлдан,

Тугры Тукай кайтты илгә.

(Х.Туфан. “Кулын канга батырса да...”)

Шигыренә бирелгән “Чәчәкләр китерегез Тукайга” дигән кискен итеп байрак сыман әйтелгән шигырьгә дә хакы бар иде Туфанның. Чөнки “Җилләр исеп, комнар күчсә дә”, “Тукай ачкан капка исән әле, һаман исән” ( Х.Туфан. “Кулын канга батырса да...”) шигырендә шагыйрь милләттәшләрендә Тукаебызны олылый белүгә өнди.

Килеп китсә һәркем Тукайга, -

Синең янда - яздан кышка кадәр -

Гөлләр балкыр иде көн саен...

Әйтер иде илләр: - Күрче ничек

Сөя халык үзенең Тукаен...

(Х.Туфан.”Чәчәкләр китерегез Тукайга”).

Тукайның яшәгән һәм иҗат иткән еллар вакыт ягыннан ераклашкан саен, аның иҗатының мәгънәви юнәлеше сәнгати тәэсир көче тирәнрәк ачыла бара. Тукай мәктәбе берничә буын талантлы шагыйрьләр үстерсә дә, Тукай һаман бөек булып үз үрендә кала, ул гына да түгел, аның сәяси системаларны танымаган, тар иҗади агымнардан өстен шигъриятенең шөһрәте арта, абруе күтәрелә бара. Аның бай мирасына укучының мәхәббәте беркайчан да сүрелмәс. Тукайның “Шүрәле” балеты композитор Ф.Яруллин көе белән дөнья буйлап сәяхәт итә. Шагыйрь әсәрләренең төрле телләргә тәрҗемә ителүе, бигрәк тә төрек, инглиз (2010 елда Лондонда аның сайланмалары басылып чыкты) телләрендә дөнья күргән мәҗмугалары Тукай шигъриятенең үлемсезлегенә, мәңге тере, яшь, заманча булуына өстәмә дәлилләр.

Төрле буын татар язучылары, киң җәмәгатьчелек, зыялылар бердәм рәвештә, милләтебезнең рухын, тарихи мирасын, үзаңын саклыйк дисәк, Тукайга сыенырга, Тукай юлына турылыклы калырга чакыралар. Тукай намусы - халык намусы. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасында Татарстанның күренекле шагыйре Р.Харис бик хаклы яза.

Татар Тукайга сыена

Язмышы юл көткән саен.

Аның иҗатын фәнни, гамәли өйрәнүгә Г.Халит, Х.Госман, Н.Юзиев, Н.Хисамов, З.Рәмиев, Р.Кадырова, Х.Миннегулов, Н.Лаисов кебек төрле буын татар галимнәре мөһим өлеш керттеләр. Тукай шигърияте рус, инглиз, казах, үзбәк, төрек һ.б. милләт галимнәрен дә гыйльми тикшеренүләргә рухландырып тора. Аерым алганда, Төркия галимнәре Фатма Узкан, Мостафа Өнәр, Юлмаз Курт, Румыниядән Мәхмүд Нәдрәт һәм башка күп ислам илләренең гыйлем ияләре үз бәяләре белән килеп керәләр һәм Тукай фәне үсешенә үз өлешләрен кертәләр.

Кабатлансам да, искә төшерәм: күренекле әдәбият галиме, язучы Гали Рәхим ХХ гасыр башында ук Тукайга, аның иҗатына иң төгәл бәясен бирде. “Халык үзенең җырчысын аралап алды...Ул һаман беренче “халык шагыйребез” булып калыр”.

 Тәлгат Галиуллин, филология фәннәре докторы,
Тукай исемендәге бүләк иясе,
Татарстанның халык язучысы, КФУ профессоры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading